Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Смәел”нең уңган ирләре

Яңа комплекста сыерларны тәрбияләүне хуҗалыкта озак еллар намуслы хезмәте белән макталган Хәлил Шәмсетдиновка һәм Валерий Антоновка ышанып тапшырганнар.

Хезмәтләре җиңелләрдән түгел. 550 баш малның алларына салынган азыкны әрәм-шәрәм итми ашавын күзәтү дә, савымга күченгәч, яткан урыннарын чистарту да җитезлек, тырышлык таләп итә.

- Хәлил абый бик булган кеше инде ул безнең, кайсы гына группада эшләсә дә, хезмәтенә тел-теш тидерми. Булсынга эшли торган кеше, - ди аның хакында комплекс мөдире Алсу Гарифҗанова.

Хәлил Шәмсетдинов баштарак ат белән азык керткән, соңрак 10 көннән 3 айга кадәр бозаулар тәрбияләгән. Тик кайда гына эшләсә дә төгәллеге, үз эшен намус белән башкаруы күпләргә үрнәк булып тора.

Валерий Антонов та хуҗалыкның мактаулы хезмәткәре. Элегрәк ул тирес операторы, кочегар, балта остасы булып эшләгән. Комплекс төзелеп, сафка баскач, Хәлил Шәмсетдинов белән биредә эшли башлаганнар. Валерийның тормыш иптәше Светлана да хуҗалыкның алдынгы сыер савучысы. Бүгенге көндә бала белән декрет ялында икән. Эш сөючән гаиләдә өч бала үсеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250