Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Сорнай» дан Фирзәр Газизов вымпел иясе булды (фото)

Тырыш хезмәте белән матур күрсәткечләргә ирешкән игенчегә район башлыгы рәхмәтен ирештереп, уңышлар теләде.

Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин урып-җыю кампаниясенең алдагы атна нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән игенчегә вымпел һәм акчалата бүләк тапшырып үтте.

Бу атнада мондый бәхет «Сорнай» җәмгыятеннән Фирзәр Газизовка елмайды. Тырыш, хезмәт сөючән яшь комбайнчыны чын күңелдән әлеге уңышы белән котлыйбыз.

Шулай ук бүген «Сорнай» күмәк хуҗалыгы басуларында «Яңа гасыр» телевидениесының «Җир сулышы» тапшыруы командасы да булып, җәмгыятьнең игенчеләре һәм аларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе белән танышып китте. Димәк, бик тиздән безнең район игенчеләрен зәңгәр экраннардан күреп һәм ишетеп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вымпел