Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Сорнай” басуына су сиптерү җайланмасы куелды (+ фото)

Районыбызда басу-кырларда сугару системасын эшләтү соңгы елларда инде онытылып бара иде. Тик күрше районнарда бу юнәлештә уңышлы эш алып баруны күреп, бездә дә эшләп карарга кирәклегенә төшенделәр.

“Сорнай” хуҗалыгында соңгы өч елда шушы юнәлештә “Мелиоратор” оешмасы бик күләмле эшләр башкарды. Беренче елда Югары Ушмада плотина эшләнде, икенче елында трасса салынды һәм менә быел әйләнеп йөри торган су сиптерү җайланмалары җыелды. Бу җайланманы бер җирдән икенче җиргә күчереп йөртергә дә мөмкин.
Әлеге эшләрнең беренче ике этабы федераль программа нигезендә башкарылды, ә җайланма “Сорнай” хуҗалыгы тарафыннан алынды. “Сорнай”лылар кебек бу юнәлештә тагын кайсы хуҗалыклар тәвәкәлләп эш башлап җибәрүен, киләчәк күрсәтер.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев