Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Сорнай”лылар үрнәк

Көзге кыр эшләре чорына төзелгән 1нче комиссия рәисе Рәшит Шакиров узган шимбәдә брифингтан соң «Сорнай» хуҗалыгындагы урып-җыю эшләрен үрнәк итеп күрсәтеп сөйләде. Яңгырларга кадәр ул үзе 5-6 хуҗалыкта булырга җитешкән. «Сорнай»да калган барысына караганда да эш комплекслы оештырылган. Республиканың атказанган агрономы Фәрит Мөхәммәтҗанов эшне оештыра белә шул. Биш комбайн бер...

Көзге кыр эшләре чорына төзелгән 1нче комиссия рәисе Рәшит Шакиров узган шимбәдә брифингтан соң «Сорнай» хуҗалыгындагы урып-җыю эшләрен үрнәк итеп күрсәтеп сөйләде. Яңгырларга кадәр ул үзе 5-6 хуҗалыкта булырга җитешкән. «Сорнай»да калган барысына караганда да эш комплекслы оештырылган. Республиканың атказанган агрономы Фәрит Мөхәммәтҗанов эшне оештыра белә шул. Биш комбайн бер басуда, бер-берсенә контрольлек итеп сыйфатлы эшлиләр. Илдус Хафизов «Акрос», Вәзыйх Яппаров, Альберт Шәрипов, Айдар Сафин, Рифат Хәлилов «Дон» комбайннарында дәвамлы яңгырлар башланганчы 1000 тоннага якын ашлык суктырып калганнар. Басудан ындырга кайтарылган ашлыкның зур өлешен «КамАЗ» машиналарында эшләүче шоферлар Рафаэль Вәлиев белән Дмитрий Дьячков ташыган. Ындырда аны чистартып, эшкәртеп, урнаштырып та куйганнар.

Уҗым культуралары чәчү өчен планлаштырылган җирнең дә яртысыннан күбесе әзер инде. Бу эштә өч Юрий, өчесе дә «МТЗ-1221» маркалы тракторларда нәтиҗәле эш күрсәткәннәр. Бегеевны да, Герасимов белән Андреевны да зур хөрмәт белән билгеләп үтте хуҗалыкның баш агрономы Фәрит Мөхәммәтҗанов. Уҗым культуралары чәчү өчен орлыклары да җитәрлек. Аларны чәчәр алдыннан эшкәртү өчен кирәкле җайланмалар, агулар, үсеш стимуляторлары әзерләп куелган.

Көннәр аязып мөмкинлек булу белән эшне башларга әзер булып тора «сорнай»лылар.

Автор тексты һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев