Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Сорнай"лыларда техника әзерлеге бик шәп (+фоторепортаж)

Әлеге җәмгыятьтә 32 трактор һәм 34 прицеп бар

Инде хәбәр иткәнебезчә, районыбызда язгы кыр эшләренә кадәр трактор һәм прицеплар техник күзәтүе уза. Шушы көннәрдә "Сорнай"лылар да әлеге тикшерүне үтте. ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең район буенча бүлек башлыгы Марат Габдрахманов хәбәр итүенчә, әлеге хуҗалыкта булган 32 трактор һәм 34 прицеп та бик яхшы әзерләнгәннәр. Инженер Фидаил Гарәфетдиновның үз эшенең остасы булуы һәм үз хезмәтенә  җаваплы карау нәтиҗәсе бу. Барлык механизаторларның да зур тырышлыгы ассызыклап үтелде. Язгы кыр эшләрендә уңышлы эшләп, мул уңышлар җыеп алырга насыйп булсын "Сорнай"лыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техник күзәтү "Сорнай"