«Сосна» игенчеләре: «Бердәмлек көчле бездә»
Бүгенге көндә егерме хуҗалыкта да техникаларны әзерлек сызыгына кую эшләре тулы көченә бара. «Сосна» җәмгыятенең «кыр кораблары» ниндиерәк халәттә?
Комбайнчылар урып-җыю чоры буенча нинди фикердә? Әлеге сорауларга җавапны язмадан таба алырсыз.
Җәйнең уртасы да килеп җитте, әле генә язгы кыр эшләрен тәмамлап, терлек азыгы туплауга керештек шикелле. Басу-кырларга әле алтынсу төс йөгермәгән булса да, урып-җыю чорына да күп калмаганы сизелә. «Сосна» җәмгыяте комбайнчылары да август башлары булыр әле уракка чыкканчы, дип фаразлый. – Көзге культуралар уңышы шәп булырга ошап тора, бигрәк тә арышныкы, – ди алар. – Язгы культуралар да сынатырга ошамый...
Биредә биш урып-җыю комбайны бар, 1981 елдан механик булып эшләүче Галинур абый Гыйбадуллин 32шәр комбайн эшләгән еллар да булды, дип искә ала. Хәзерге техника белән теге замандагысының көчлелеген чагыштыра торган түгел анысы. Ә шулай да машина-трактор паркында инде кулланылмый торган иске комбайннарны күрергә мөмкин әле.
–Мин үзем элекке кеше буларак, әйберләрне әрәм-шәрәм итү яклы түгел. Комбайн инде кулланылмаса да, аның кирәкле запас частьларын алып бетермичә, металлоломга җибәрү юк. Сатып ала башласаң, алар бик кыйммәт бит хәзер, – ди баш инженер Галинур Гыйбадуллин.
Комбайнчылар арасында әтиле-уллы эшләүче Илдар һәм Вилдан Әскаровлар бар. – Үзем әле бишенче елын, ә улым белән икенче елымны эшлим, – ди Илдар. – Башта «ДТ-75» тракторы белән зәб тырмасында идем, хәзер «КЗС-7» комбайнын уракка әзерлим, ике транспортка да эш булмаган чакта хуҗалыкта төзелеш эшләрендә катнашам.
Разит Әхмәтов комбайнчы хезмәтен «Нива» кыр корабыннан башлаган. Бүгенге көндә аның идарәсендә «КЗС-7» комбайны, аннан тыш «ДТ-75»тә дә хезмәт куя ул.
– Җәмгыятьтән китеп, читтә эшләгән идем, дистә елдан соң яңадан әйләнеп кайттым. Биредәге эш сагындырган, – ди Разит абый.
Расил Зыятдинов исеме райондашларга яхшы таныш. 32 еллык комбайнчы стажы булган тырыш һәм мактаулы игенче ул.
– 4 классны тәмамлаган елны беренче тапкыр комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә чыктым. Шул вакыттан алып техника яныннан ерак киткән булмады. Балалык хатирәләрен яңартып карасак, һәрбер ярдәмченеке кебек минем дә сәнәк тотып комбайн алдыннан йөрү исемнән чыкмый. Рәсми төстә хезмәт юлым 1989 елдан башланып китте. Башта «Нива»да эшләдем, аннан колхозга кайткан иң беренче «ДОН-1500»не миңа бирделәр, аны икенче «ДОН-1500» алыштырды, менә хәзер алтынчы сезон «Акрос»та эшлим, – ди Расил абый.
Безнең арада иң өлкәне, дип яратып һәм хөрмәт белән Тәлгать Зариповны атый комбайнчылар. Аның хезмәт юлы моннан 35 ел элек башланып киткән.
– Баштарак «Газик»та эшләдем, аннан «КамАЗ»га утырдым, 1996 елдан инде комбайн штурвалы артында мин. Без яшь чакта каядыр чыгып китүне уйламый идек бит, безгә руль кирәк иде. Шуңа да армиядән кайтуга техникага утырдым. Шофер буларак та, комбайнчы буларак та төрлесен күрергә туры килде эштә, шулай да иң күңелгә кереп калганы Яңа ел төне. Бер елны 31 декабрь көнне мине ашламага җибәрделәр, «КамАЗ»ның тәгәрмәче шартлап, Киров ягында юлда калдым...
Рамилне безнең помнарны тәрбияләүче, укытучы кеше шушы инде, дип таныштырдылар. – Кышын – мәктәп, җәен – комбайн, – ди математика һәм информатика укытучысы Рамил Нуриев елмаеп. – «ДОН»нарда гына эшлим мин, менә монсында алтынчы ел инде хезмәт куя башлаганга.
Комбайнчыларның бердәм булулары гараж эчендә генәме икән дип уйлап, басуда вакытта ватыла калсагыз нишлисез, дип кызыксынам.
– Башта бөтен помнар җыелып шул комбайн янына китә, ныг-рак ватылган булса, без дә аның янына җыелып, бергә төзекләндерәбез. Бер-беребезне калдыру юк, бердәмлек көчле бездә, – диләр игенчеләр бер авыздан.
Иң соңга кадәр эшләгән көнегез истәме?
– Иртәгә яңгыр күрсәтә икән, басу бетүгә барса, соңга кадәр эшләүләр була. Бер тапкыр төнге беренче яртыга кадәр эшләдек, аннан соң алай соңга кадәр калган булмады үзе. Ә менә иң күп уңыш җыеп алган еллар истә, 2014 елда вәт шәп булды ул, – ди Рамил. Олыраклар Рафаэль Габдрахманов җитәкчелек иткән чорны да искә алды. – «КамАЗ»лар җитешми иде ташырга. Әйтеп бетергесез булды ул уңыш...
Урып-җыю чорына кадәр басу-кырларда терлек азыгы әзерләү эшләре дә кызу темплар белән алып барылды. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын 11 июль көнне җыйнап бетергәннәр «Сосна»да.
– «Полесье» комбайннарында озак еллардан бирле эшләүче, үз эшләренең осталары булган механизаторларыбыз тырышып хезмәт куйды, алар Искәндәр Муллагалиев белән Рәис Хәбибрахманов. «Магдон» белән үләннәрне Рамил Шамилов һәм «МТЗ-1221» тракторында «Беркут» ургычы белән яшь механизатор Дияз Гарипов урды. Басудан базга ташу эшләрен «КамАЗ» шоферлары Рәис Ганиев, Айрат Таҗетдинов, Илһам Муллагалиев, Иңгел Закиров, Рөстәм Һадиев, Радик Таҗетдинов, Рәнис Хәйруллин башкарды. Бүгенге көндә печән әзерлибез, хуҗалыкка да өләшә башладык. Әлеге эшләрдә Фәнис Сабитов, Илдар Муллагалиев, Фирзәр Ганиев, Илсаф Муллагалиев, Айдар Борһанов тырышып хезмәт куялар, – ди баш инженер.
Биредә эшләр үз тәртибе буенча эшләнә. Комбайннары янында кайнаучы игенчеләр дә быел уңыш мулдан буласына өметләнеп, алтын төсләргә кергән басу-кырларга чыгар көннәрне көтәләр. Җитәр ул көн, иң мөһиме исән-сау эшләргә язсын, һава торышы да уңышны вакытында җыйнап алырга киртә булмасын иде.
Зәлия Фәйзрахманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев