Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Сосна» хуҗалыгында хисап тоттылар

Хуҗалык рәисе Фирдәвес Габдуллович чыгышыннан күренгәнчгә, сосналылар кырыс табигать шартларыннан иң зур зыян күргән хуҗалыкларның берсе булган.

Бу үз чиратында барлык җитештерү өлкәсенә тискәре йогынты ясаган. Шуңа да карамастан, хуҗалык югалтуларга юл куймыйча, алга барырга мөмкинлекләр таба. Үз көчләренә таянып, мегаферманың беренче торагын (500 баш савым сыерына) һәм сөт саву үзәген («карусель») кулланышка тапшыралар, чабышкылар өчен аерым торак салалар. Бу елда да төзелеш эшләре дәвам ителәчәк ??

Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең чыгышында хезмәтчәннәргә рәхмәтен җиткерде. Сезнең иң зур байлыгыгыз – җир һәм аннан тиешенчә файдалану – сезнең төп бурычыгыз, диде ул. Мөгезле эре терлек саны арткан, җиткерелгән планнар үтәлеп җитмәсә дә, җитештергән сөт күләме дә үсүдә. Бу куанычлы. Сез тәүлеккә 18 тонна сөт җитештерү йөкләмәсен алгансыз икән, бу барлык тармакларның җитештерүчән әшләвен тәлап итә. Уртача айлык хезмәт хакын 35 мең сумга җиткерү сезнең бурыч, диде район башлыгы.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: отчет җыелышы