Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Сосна»лар язгы чәчүгә әзерләр

Язгы чәчүгә дә санаулы гына атналар калып бара. Шуңадыр да «Сосна» җәмгыятенең машина-трактор паркында эшләр гөрли. Әлегәчә иртәнге сигезенче яртыдан кичке сәгать 4кә кадәр эшләсәләр, инде бүгеннән эш сәгате бер сәгатькә артачак икән.

Машина-трактор паркында техникалар ремонты җайга салынган. Тырмалар тимерче кулы аша узганнар, бүгенге көндә механизаторлар чәчкечләр төзәтә. Монда гомумән бер генә эшкә ябышып ятмыйлар, кирәк икән механизатор булып эшлиләр, «тимер ат»ларына эш булмаганда урман да кисәләр, агач та яралар, ферма да ремонтлыйлар, ат дагасы да ясыйлар.

Бүгенге көндә (11 мартка алынган саннар) авыл хуҗалыгы машиналарының - 98, ә тракторларның 95 %ының чәчүгә әзер булуын җиткерде баш инженер Нияз Гыйбадуллин. Нияз абый әлеге вазыйфасын 2010 елдан бирле башкара, кем белән генә сөйләшсә дә, ярты сүздән бер-берсен аңлашалар кебек тоелды миңа. Андый җитәкче барында механизаторларга да, әлеге өлкәгә кагылышлы башка кешеләргә дә эшләве үк тә җиңелдер шул. Гараждагы кайсы гына цехка кермә, һәркайсында ремонтлау эшләре бара, ә әзерләрен урамдагы паркка алып чыгып тезеп баралар икән. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау цехында Илдус Ибраһимов, Камил Галипов, Ленар Нуриев, Рамил Гаязовлар хезмәт куя. Тракторлар ремонтлый торган цех та техникасыз тормый ахры. Һәрберсенең хуҗасы бөтен җирне җентекләп тикшереп ремонтлый, кырга чыккач вакыт әрәм итәсе килми шул берсенең дә. Гомумән, язгы чәчү хаталар җибәрә торган чор түгел, еллык уңышның киләчәге дә яздан башланып, механизаторларның анда зур роль уйнавын һәрберебез белә.

Җәмгыятьнең кайсы гына эшчесен алсаң да барысы да алдынгылар рәтенә керерлек. Расил Зыятдинов та шундыйлардан. СПТУны бетергәннән бирле руль артында икән инде ул. Урып-җыю чорында «ДОН-1500» комбайнында эшләсә, аннары «Т-150»ка күчеп утыра, ел әйләнә эш белән мәшгуль ул. Дөрес Соснада андыйларны саный китсәң һәр икесенә әлеге сүзләр туры киләдер мөгаен. Ринат Сафиуллин шәхесенә дә аерым тукталып узасым килә. Мәктәп партасы артыннан чыгуга тракторга утыра ул, эшенә җаны-тәне белән бирелгән механизаторны район, республика күләмендә дә күреп, гел мактап торалар. Аның бүләкләрен саный китсәң генә дә очы-кырыена чыга торган түгел. «К-700» тракторы белән лаеклы ялга чыккач кына аерыла ул, ләкин бүгенге көндә дә җәмгыятьнең кирәкле хезмәткәре булып хөрмәтләнә. Нинди генә техникага ремонт соралса да Ринат абыйга дәшәләр икән, шөкер, үзе дә ялындырып торучылардан түгел, һәрчак ярдәмгә ашкынып кына тора. Мин эшләре белән танышып йөргән көнне дә азык әзерләүче «Полесье» комбайнының двигателен ремонтларга ярдәм итә иде ул Рәис Хәбибрахмановка. Алар янәшәсендә генә Ранил Таҗетдинов та «ДТ-75» тракторын ремонтлап йөри. Чын туганнарча киңәшләшә-киңәшләшә Фаил һәм Гамил Нәҗиповлар да «МТЗ»ларының какшап киткән җирләрен төзәтәләр. Абыйлы-энеле Нәҗиповлар икесе дә фермага азык кертү эшен башкаралар икән, авыр эшне җиңеләйтү өчен уен-көлке кыстырып та алалар. Гомумән, караңгы цех эчен яктыртып, бер-берсенә ярдәмләшә-ярдәмләшә эшлиләр. Фермаларга «МТЗ-82» тракторы белән он ташучы Раушан Мәрдәновның тимер аты да эш барышында ватылып киткән, тиз генә гаражга юнәлеп, эретеп ябыштыручы хезмәтен башкаручы Илфат Закировка мөрәҗәгать итте ул. Илфат та үз эшенең чын остасы булуын минутында ук күрсәтеп, хезмәт кешесен тоткарламады. Эретеп ябыштыручы эшеннән тыш Илфат комбайнчы да, «КЗС-7» комбайнында 3 ел гына эшләвенә карамастан, 1582 тонна бөртек суктырып, җәмгыятьләрендә быел беренчелекне алган. Армиядән кайтканнан бирле тракторда эшләүче Искәндәр Муллагалиев та ике техникада эшли. «Полесье» комбайнына сезон башланганчы «ДТ-75» тракторы белән чәчү чәчәргә чыга. Азык әзерләүче «КСК-100» комбайнында эшләүче Мәгъсүм Нәҗипов та әлегә техникасын төзәтү эшен башкара. «КамАЗ» шоферларына әлегә эш булмаганлыктан, алар да тик ятмый, яңа хезмәт төрен үзләштереп - ат дагасы ясыйлар. Илһам Муллагалиев белән Рөстәм Һадыев турында иде әлеге сүзләрем. Янып торган учак янәшәсендә тимерне кызуында сугып калырга ашыгучылар алар. Ел әйләнә алдынгы шофер һәм механизатор булып йөргән мактаулы хезмәтчәннәрне дә санап үтәсем килә: Айрат Таҗетдинов, Рәис Ганиев, Радик Гарәфиев, Рәнис Хәйруллин, Радик Таҗетдинов, Фәнис Гомәров, Фәнил Габидуллин, Тәлгать Зарипов, Раяз Габдрахманов, Фәнис Шакиров, Рамил Шамилов. Гомумән, бөтен ир-егетләр сафын тулыландырып, тагын да көч биреп торучы ике гүзәл зат та хезмәт куя әлеге паркта, аның берсе заправкада эшләүче Асия Зыятдинова, ә икенчесе склад мөдире Рәсимә Муллагалиева.

Машина-трактор паркларында барлыгы 36 берәмлек техникалары бар: биш комбайн, бер «К-700» тракторы, өч «Т-150», биш «МТЗ- 1221», ундүрт «МТЗ -82», бер «Т-25», җиде «ДТ-75». Узган ел бер «КамАЗ» һәм ике «МТЗ-82» тракторы ала алганнар, быел тагын бер трактор алырга исәплиләр.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250