Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сәрдекнең орден-медальле тракторчысы. Кем ул? (+фото)

Сәрдек авылында яшәүче Васил Лотфуллин заманының иң олы бүләкләренә ия шәхес

Районыбызны таныткан якташлар белән газета укучыларны таныштыра башлавыбыз юкка түгел. Заманында бик күп мактаулы исемнәргә лаек булып, бүген дә үрнәк тормыш белән яши алар.  Андыйлар Пыжмара җирлегендә дә бик күп булып чыкты. “Кама” җәмгыяте җитәкчесе Рәкыйп Нәҗиповка мөрәҗәгать иткәч: “Сәрдек авылында яшәүче Васил Лотфуллин заманының иң олы бүләкләренә ия шәхес. Безнең җирлектә яшәүче орден-медальле тракторчы турында «Хезмәт»кә языгыз әле, аның хакында райондашларыбыз да белсен”, диде.

Васил абый Лотфуллин   Сәрдек авылында туа, үсә, биредә белем ала, тормыш кора, балалар үстерә. Бүген инде тырыш хезмәт, сабырлык белән төзегән бәрәкәтле мул тормышында тигезлектә, кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Бер карасаң, бар да гади генә кебек, әмма шушы гадилек артында күпме тырыш хезмәт һәм шуның нәтиҗәсендә яуланган уңышлар яшеренгән.

– Ул чагында авылда 7класс кына иде. Укып бетергәч, 1955 ел иде ул, 3 ел рәттән җәй көне колхоз көтүе көттем.   Кышын ат белән фермада эшләдем. Инештән ат белән малларга су ташый торган идем. Эшләмәгән эш калмады: плугарист та, фермада кочегар  да булдым. Ике ел кичке мәктәптә укыгач, болай булмый, укырга кирәк дигән карарга килдем. Үрнәктә тракторчылар курсында белем алдым,  аны кызыл аттестат белән тәмамладым. Шуннан бирле туган колхозымда, пенсиягә чыкканчы тракторчы булып эшләдем, – ди Васил абый.

Бәхетен туган җирендә тапкан егет чыннан да намус белән эшләп зур уңышларга ирешә. “Почет билгесе”, “Халыклар дуслыгы” ордены, ВДНХның көмеш һәм бронза медальләре  моның ачык мисалы.

– 1976 елда Балтачтан биш кешелек делегация  белән Мәскәүгә ВДНХга бардык. Безнең белән Яңгулдан Равил Закиров та барган иде. Ул чакта авылдан ары чыккан бармыни, ә Равил чая, безнең өчен ул чын мәгънәсендә экскурсоводчы булды. Бергә барган иптәшләрнең дә инде икесе бакыйлыкка күчте, – ди орденлы тракторчы.

Васил абый Сәрдек авылының хөрмәтле кешесе, аның гаилә тормышы да авылдашлары өчен үрнәк булып тора. Васил абый белән  Разыя апа бер авылда үсеп, бер мәктәптә белем алалар. Сугыш чоры балалары төрле авырлыкларны күреп үсәләр. Балачактан аерылмас дусларга әйләнгән яшьләр 1965 елның июнь аенда гаилә кора. Тормышларын ямьләндереп, бер-бер артлы дүрт бала – өч кыз һәм бер малай дөньяга килә.

Бүгенге көндә өлкәннәр төп нигездә уллары Кафил, киленнәре Флүзия белән яши.

– Әтиебез һәркем өчен тормыш үрнәге булды.  Аның күңел рухын сугыштан соңгы еллар авырлыгы да, 40 ел тракторда эшләү дә, төрле тормыш сынаулары да сындырмаган. Әниебез белән 52 ел бергә бәхетле гомер кичереп яшиләр.

Авыр тормыш, хезмәт белән үтелгән еллар соңгы вакытта үзен нык сиздерә: “Аякларым бик сызлый, –  ди бабай. –  Әмма шунысына куанам, картлык көннәребез тигезлектә, кадер-хөрмәттә, муллыкта үтә, мең шөкермен”, ди Сәрдекнең  орден-медальле тракторчысы.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: орден-медальле тракторчы