Сөт арта, бозау кими яки резервлар кайда?
Үткән атнада "Алга" күмәк хуҗалыгына районның барлык рәисләре, баш зоотехник һәм икътисадчылары җыйналды. Терлекчелектәге дүрт айлык нәтиҗәләргә багышланган киңәшмә-семинарның чираттагысы шушында үтте.
Районда мондый семинарлар әледән-әле булып торганга, җитәкчеләр, белгечләр өчен алар кызык түгелдер, битараф кына карап йөриләрдер дип уйлап, ялгышканмын. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Илшат Шакиров: "Бүгенге көндә үткән елгыдан көн саен ике тонна сөтне артыграк савабыз", - диюгә, бер-бер артлы сораулар бирделәр. "Алга"да инде 2008 елдан бирле кулланылышта булган, сөтүткәргечкә беркетелгән сөтне санап баручы җайланма да күпләр өчен яңалык булып чыкты.
Киңәшмә өлешендәге кереш сүзендә район башлыгы Рамил Нотфуллин: "Ниһаять, сөт җитештерүдә кабат 200 тонна чиген үттек, моның өчен зур рәхмәт сезгә!" - дип башлады. Һәм: "Кукмарада бу сан 220 тонна", - дип дәвам итте. Бүгенге сөйләшүгә дә, алга таба хуҗалыклар эшчәнлегенә дә юнәлеш иде бу кадәресе.
Дөрестән дә, беренче чыгыш ясаучы ук районда әле сөтне кукмаралылар күрсәткеченә җиткерү мөмкинлеге барлыгын, әле файдаланылмаган зур резервларның кайдалыгын күрсәтте. Сөт җитештерү нигездә артса да (шул ук вакытта җиде хуҗалык сөтне алдагы елдан кимрәк сава), дүрт айда сыерлардан бозау алу сизелерлек кимегән. Кемнәрдер аны: "Сөткә көзен бәяләр арта, без сыерларны бозаулатуны шул срокка махсус көйләдек", - дисә дә, бу җавап район башлыгын канәгатьләндермәде. "Сөт безгә ел әйләнәсе кирәк. Сәбәп монда гына булырга тиеш түгел", - дип, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә бу мәсьәләне тиешенчә өйрәнергә, анализларга задание бирде. Сыерларны каплатуда, төгәлрәге, буазлануында проблемалар барлыгы ачыклангач та, сәбәбе кеше факторында булу белән килешмәде Рамил Рашитович. "Моңа кадәр дә шушы ясалма орлыкландыру техниклары белән эшләдек, мондый хәл күзәтелмәде", - дип, чын сәбәпләрне ачыкларга кушты. Бозаулар үлеме, сыерларны бракка чыгару, сөттән берьюлы туктату (сыерларның сөт бирүчәнлеге арткач, сөттән ташлату да бер проблема, кыйммәт булса да, укол кадап, берьюлы ташлату маститтан котылырга ярдәм итсә дә, әле кайбер хуҗалыклар бу адымга бармый), таналарны каплатуда срокка сыешмау, көтүне яңарту... - бу көнне күпсанлы проблемалар һәм аларны тиз арада уңай хәл итү кирәклеге турында җитди сөйләшү булды. Бер караганда, бу проблемаларны инде бар хуҗалыкларда да беләләр, алар турында һәр җыелыш, очрашу, семинар-киңәшмә саен сөйләшәләр. Әмма, ни сәбәпледер, һаман да шул "тырмага басалар". Бездән алда Кукмаралар барлыгын һәм әтнәлеләрнең бик-бик азга гына калышуларын истән чыгарырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев