Сөт җитештерү көндәлек игътибар сорый
Терлекчелектә сөт җитештерү тармагында киеренке эш дәвам итә. Киеренке, дип әйтәбез, чөнки бу өлкәдә тиешле эш һәр көнне җиренә җиткерелеп башкарылырга тиеш.
Шулай эшләмәгәндә, булган-булмаган сәбәпләр табу, кемгәдер әйләндереп калдыру һәм кемнәндер гаеп эзләү дә тиешле нәтиҗәне бирмәячәк, чөнки савымда бер көндә жибәрелгән ялгышларны төзәтү өчен кимендә өч-дүрт көн вакыт кирәк. Шөкер, бу очракта район күмәк хуҗалыкларында апрель ае башында сөт җитештерүдә һәм аны сатуда алдагы елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда арту күзәтелә. 4 апрельгә сөт сатуда иӊ зур үсешкә «Смәел», «Татарстан» һәм «Сорнай» хуҗалыклары ирештеләр. Алар 3831-3176 килограмм сөтне көн саен артыграк сатканнар. Бүгенге көндә 20 хуҗалыкныӊ унберендә тәүлеккә 11 меӊ килограммнан артык сөт сатыла. Ә «Татарстан» хуҗалыгы сөт сатуны ике айдан артык инде 20 меӊ килограммнан киметми. «Кызыл юл», «Дуслык», «Смәел», «Игенче», «Бөрбаш», Тимирязев исемендәге һәм «Маяк» хуҗалыкларында көндәлек сатылган сөтнеӊ күләме 12 меӊ килограммнан артык. Язгы чорда савым сыерларыныӊ ашату рационнарын тикшерү һәм аӊа өстәмәләр кертү сорала. Бу очракта район ветеринария үзәгендә терлек азыгына үткәрелә торган лаборатор анализлар нык ярдәм итәр иде, кызганыч, күп хуҗалыклар бу мөмкинлектән файдаланырга теләмиләр.
Авыл хуҗалыгы исеме |
Җитештерелгән сөт, кг. |
Тапшырылган сөт, кг |
|
Барлыгы |
+,- узган ел белән чагыштырганда |
||
Татарстан |
23197 |
20606 |
3806 |
Кызыл юл |
18488 |
17650 |
689 |
Дуслык |
15500 |
16447 |
1698 |
Смәел |
16800 |
16230 |
3831 |
Игенче |
16460 |
16050 |
2810 |
Бөрбаш |
14778 |
14273 |
2032 |
Тимирязев исем. |
14350 |
13920 |
2384 |
Маяк |
12540 |
12140 |
2190 |
Сорнай |
13010 |
11975 |
3176 |
Яңа тормыш |
12232 |
11621 |
886 |
Сосна |
11570 |
11047 |
1493 |
Кама |
9486 |
9026 |
548 |
Труд |
9620 |
8920 |
1202 |
Алга |
9122 |
8532 |
729 |
Борнак |
8722 |
8303 |
1018 |
Активист |
8499 |
7992 |
1077 |
Якты юл |
8522 |
7849 |
503 |
Арбор |
7039 |
6708 |
922 |
Тукай исем. |
6047 |
6105 |
100 |
Уңыш |
3230 |
3045 |
610 |
Барлыгы |
239212 |
228439 |
31704 |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев