Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөт җитештерүдә кукурузның әһәмияте зур

Районыбызда башка көзге кыр эшләре белән беррәттән, кукурузны орлыкка алу эшләре дә оешкан төстә башкарылды. Кукурузның сөт җитештерүдә әһәмияте зур булуын исәпкә алып, хуҗалыкларда әлеге культураны силос буларак кына түгел, ә орлыгын киптереп, фуражга кушып та, сыттырып траншеяларга салып та кулланалар.

– Район буенча барлыгы 6706 гектар мәйданга кукуруз чәчелгән иде, шуның 1395 гектары суга торган мәйданнар. Барлык әзерләнгән силос күләме 109 мең тонна, ә ындыр табагына кайткан бөртекләр 6168 тонна булды. Бу әле ахыргы нәтиҗә түгел, чөнки 90 гектар сугып аласы мәйдан бар. Бүгенге көнгә уртача уңыш 47,2 центнерны тәшкил итә. Иң күп уңыш алган хуҗалык – «Татарстан», уртача уңышлары – 57,8, «Борнак» – 56, Тимирязев исемендәге җәмгыять – 53,5, «Дуслык» – 52,1, – дип хуҗалыкларның эшчәнлекләре белән таныштырды район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җир эшләре буенча консультанты Эдуард Әхмәдиев.

Кукурузны орлыкка игүче хуҗалыклар арасында иң күп мәйданы белән «Дуслык» аерылып тора, 280 гектар, «Татарстан»да – 259, «Алга» – 150, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә – 120, «Смәел» һәм «Кызыл юл»да – 100, «Яңа тормыш» – 80, «Сорнай», «Якты юл» һәм «Арбор»да – 50, «Сосна» – 45, «Кама» – 41, «Борнак» – 40, «Активист» – 30. Кукуруз культурасы үсә торган мәйданнарны да, орлыкка аласын да хуҗалыклар елдан-ел арттыра. Моның сере нидә? Әйдәгез хуҗалык агрономнарының фикерләрен белик.

«Татарстан» хуҗалыгында кукурузны 777 гектар мәйданда үстергәннәр, шуның 380 гектары орлыкка алынган. Әлеге җаваплы эштә комбайнчылар Райнур Бариев белән Рузил Ильин, ярдәмчеләре Салават Саттаров һәм Альмир Яковлев белән тырышып хезмәт куйганнар.

– Алты төрле гибрид чәчкән идек, «Лимагрейн» – 52, «Пионер» – 46, «Нур» 28 центнер уртача уңыш бирде, калганнарыныкы чигенкерәк булды. 397 гектар мәйданнан 9159 тонна силос тупладык. Бу узган елгыдан кимрәк, чөнки без 2020 елда тупланган запасларыбыз күп калу сәбәпле, төп басымны орлыкка ясадык. Кукурузны савым сыерларына азык әзерләү юнәлешендә файдалану өчен кулланачакбыз, чөнки ул сөтне арттыра, дип эшләре белән таныштырып үтте хуҗалыкның баш агрономы Фирдүс Хәкимов.

«Дуслык» җәмгыяте узган ел 93 гектар мәйданнан кукуруз орлыгы җыеп алса, быел бу сан өчләтә арткан һәм 280 гектар булган.

– Кукурузны гомуми алганда 498 гектар мәйданга чәчтек. 218 гектары силоска алынды һәм аннан 3315 тонна силос тупланды. Быел кукурузның сабагы нәзегрәк иде, шуның белән масса кимрәк булды. Ә менә орлыкка калдырган гектарлар сөендерде. Чит илдән кертелгән «Лимагрейн» гибридының «Эмилен» сорты – 74, «КВС» фирмасының «Родригес» гибриды – 76, «Кромвелл» гибриды 44 центнер уңыш бирде. Россиянеке булган «Ладожский» гибридыннан 42 центнер уңыш алдык. Чагыштырып карасак, быел чит ил гибридлары уңышны бермә-бер яхшырак бирде дип әйтеп була. Комбайнчылар Расих Кашапов һәм Азат Вафиннар ярдәме белән 1460 тонна кукуруз орлыгы суктырып алдык. Шуның 137 тоннасын киптереп, фуражга кушарга әзерләдек, ә калган өлешен сыттырып, траншеяларга салдык, – диде хуҗалыкның баш агрономы Сергей Чириков. (Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кукуруза — 2021