Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөт җитештерүдә кукурузның әһәмияте зур (дәвамы)

«Смәел» җәмгыятенең баш агрономы Ленар Галиев сөйләшүебезне кукуруз уңышы чигенке булуыннан башлады.

– Көннәр кояшлы торса да, дым булмау аркасында кукуруз тиешенчә үсә алмады. Дөрес, әзрәк булса да яңгыр эләккән басуларда уңыш әйбәт. 500 гектар гомуми чәчелгән мәйданның 100 гектарын орлыкка калдырдык, калган өлештән 7996 тонна силос тупладык. Орлыкка «КВС» фирмасының «Родригес» һәм Пятигорскиның «Нур» гибридын алдык. Ә силоска салыр өчен «К 170», «Машук 171», «Байкал» гиб-ридларын кулландык, – диде Ленар абый.

Без килгән көнне кукурузның алтын чәкәннәре арасында бөртекләрен түкми-чәчми җыйнауда Владимир Алпутин белән Раушан Фазылҗанов матур хезмәт күрсәтәләр иде.

– Көннәр матур торган чакта эшләп калырга ашыгабыз, – диделәр комбайнчылар. Эшләгән эшләреннән, чыккан уңыштан канәгать иделәр алар.

«Яңа тормыш» җәмгыятендә җәйге чорда берничә мәртәбә булырга туры килде. Шул вакытта ук хуҗалыкның алдынгы игенче һәм механизаторлары кукуруз уңышы шәп булырга ошый дигәннәр иде, инде уңыш җыеп алынып, ындыр табагына кайтарылды һәм шуннан чыгып хуҗалыкның баш агрономы Илгиз Заһидуллин нәтиҗәләр дә чыгарды: «Орлыкка алынасы «Росс-140» гибридлы кукурузны 80 гектар мәйданда калдырган идек, уртача уңышы 47 центнер булды. Әлеге бөртекләрне җыеп алып, ындыр табагына озатуда комбайнчылар Марат Газыймҗанов белән Булат Мөдәрисов тырышып хезмәт куйды. Силоска алынасы мәйданнар 300 гектар иде, аннан 8159 тоннан уңыш тупладык».

«Борнак»лылар быел беренче тапкыр кукурузны орлыкка сукканнар. Әлеге культурага бирелгән гомуми мәйдан 250 гектар булган. 210 гектардагысыннан 5348 тонна силос салганнар, калган 40 гектар мәйданнан 224 тонна кукуруз орлыгы суктырып алганнар.

– Без «Кромвелл» дигән чит ил гибриды белән эшләдек, әле беренче ел булганлыктан быел суктырып аласы мәйданнар зур түгел иде, икенче елга инде аны тагын да зурайтып, бу эшне ныклап башкарырга кирәк булачак, – дип максат-бурычлары белән бүлеште җәмгыятьнең баш агрономы Ранил Әхмадуллин.

«Алга» җәмгыяте кукуруз игелә торган мәйданнарны елдан-ел арттыра. Узган ел 100 гектар булса, быел – 150, ә икенче елга 200 гектар итәргә уйлыйбыз, ди хуҗалыкның баш агрономы Әлфис Гыйматдинов. Силоска бүленгән мәйданнары да 150 гектарны тәшкил итә һәм аннан 2500 тонна силос тупланган. Орлыкка алынганының уртача уңышы 32 центнер булган. Кырдагы соңгы культураны җыйнап алуда Владимир Андреев тырышып хезмәт куйган.

Урак тәмамланды дип әйтер вакыт та җиткәндер. Хәзер инде киләсе елныкын кайгыртырга, калган көзге кыр эшләрен сыйфатлы итеп тәмамларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кукуруза — 2021