Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөт җитештерүдә уртак тырышлык кирәк

Көз терлек азыкларына иң бай чор. Сыерларны бөтен кирәкле матдәләрне кертеп төзелгән рацион белән ашаткан хуҗалыкларда сөтне мул савалар.

Монда «Кызыл юл» хуҗалыгы терлекчеләре үрнәк күрсәтә. Һәр сыердан кән саен 17,5 - узган ел бу көннәрдәгедән 2 килограммга кадәр күп сөт савалар. Көн саен 10 тоннадан артык саталар. Сөт терлекчелегендәге уңышлары белән дан казанган «Татарстан» хуҗалыгы терлекчеләре дә соңгы айларда югалткан узган елгы үрләренә җитеп киләләр. Һәр сыердан көнлек савымны 20 килограммга җиткерделәр. Сатуга көн саен 12 тонна чыгаралар.
«Дуслык»та да җәй азагында югалткан үрләрен кире кайтара башладылар, һәр сыердан көнлек савымны районың уртача күрсәткеченә 16 килограмм тирәсе) җиткерделәр,көн саен барысы 11 тоннага якын сөт җитештерәләр. Ул «Игенче»дә дә 10,5 тоннага җитте, сөтне узган елгыдан күбрәк савалар. Быел сөтчелек тармагында сизелерлек сикереш ясаган Тимирязев исемендәге хуҗалык терлекчеләренең эше аерым мактауга лаек. Монда хәзер һәр сыердан көн саен узган елдагыдан 2 килограммга кадәр сөтне күбрәк савалар, көнлек барлык савымнары 10 тоннага якынлашты. Соңгы 5-6 елда бу хуҗалыкта моның кадәр сөт җитештерелгәне булмады. Көзге муллыктан нәтиҗәле файдаланып, «Сорнай» хуҗалыгы терлекчеләре дә савымны арттыра баралар, хәзер һәр сыердан көн саен 20 килограмм савалар. Узган елгыдан 2 килограммга кадәр арттырдылар. Көн саен 10 тоннага якын сөт җитештерәләр. «Труд»та да белгечләр һәм терлекчеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә савым артуга бара. Һәр сыердан көнлек савымны 21 килограммга җиткереп, узган елгы үрләренә җиттеләр.

Әмма ел башыннан бирле артта сөйрәлгән «Уңыш»та һаман да алга китеш юк. Сыерлары яхшы токымлы кәҗә кадәр генә - нибары 9 килограмм сөт бирә. Тукай исемендәге, «Активист» хуҗалыкларында да сөтне былтыргыдан ким җитештерәләр. Ел тәмамланырга өч айлап кына вакыт калып бара. Ел башында алган заданиеләрне анализлап, аларны үтәү өчен барлык чараларны күрергә, һәр мөмкинлектән файдаланып савымны арттырырга кирәк. Район алдындагы заданиенең үтәлеше сөт терлекчелегендәге барлык эшчәннәрнең уртак тырышлыгыннан тора.
Фото: http://www.bankoboev.ru/oboi_letsya_moloko_v_stakan_i_butylki_polnye_ryadom.v.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250