Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөте барның – субсидиясе бар

Башка елларда бәясе күтәрелгән чорда быел, киресенчә, сөткә бәяләр төшү хуҗалыкларга зур күләмдә матди һәм мораль зыян салды

Билгеле, республикада иң күп сөт җитештерүче районнарның берсе буларак, иң зур югалтулар да бездә булды. Шушы шартларда да район җитәкчелеге күмәк хуҗалыклар алдына терлекләрнең баш санын киметмичә, һич югы, сөтнең күләмен бүгенге күләмдә саклау бурычын куя.

Бүгенге көндә район буенча 209 тонна сөт җитештерелә, май аенда бераз чигенеш күзәтелсә дә (кызганычка, сыерларга бирелә торган өстәмәләрнең бәяләре артты, сөткә бәя кимегәч, хуҗалыклар да өстәмәләрнең күләмен киметергә мәҗбүр булды – ә бүген элекке кебек башак-печән ашатып кына мул сөт җитештереп булмый), әлегә хәл төзәтеп булмаслык түгел. Резервлар да бар: бердән, яшел масса ашата башлагач, сөт артыр дип көтелсә, икенчедән, әле хуҗалыклар арасында күрсәткечләр шактый чуар булып кала бирә. “Татарстан” хуҗалыгы бүгенге көндә 17-18,5 тонна көндәлек сөт сатканда, әле 7 тонна сөт белән дә канәгать булучылар бар.

– Бүген без сөткә бәя кимеде дип зарланышсак та, Татарстан хөкүмәте күмәк хуҗалыкларга әлеге аерманы кире кайтару ниятеннән быелның беренче яртыеллыгында сатылган сөтнең бер килограммы өчен өч сум исәбеннән субсидия бирү турында карар кабул итте. Исәпләп карасаң, әлеге бюджет ярдәмен кушкач, безнең югалтулар алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда бер килограмм сөткә илле тиенләп кенә кала. Әйтик, үткән ел хуҗалыклар бу вакытта сөтне 20 сум 52 тиеннән сатса, быел ул 17 сум 20 тиен. Бу санга өч сум хөкүмәт ярдәмен кушсаң, 32 тиен минус күренә. Шуңа күрә барлык хуҗалыклар да бу мөмкинлектән файдаланып калырга тиеш. Сатылган сөте күп булмаган кеше күп акчага өметләнә дә алмый бит, – ди район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре дә, үз күрсәткечләрен, мөмкинлекләрен анализлап, тиешле карар кабул итәргә бурычлы. “Җиләк вакыты бер генә” дигәндәй, сөт вакыты да бер генә. Һәм махсус дәүләт ярдәме дә конкрет бер чорны күздә тота.

 

Авыл хуҗалыгы исемлеге

Тапшырылган сөт, кг

Узган елга карата, +, –

Татарстан

16980

2235

Дуслык

13325

1447

Игенче

13410

-723

Тимирязев исем

12547

117

Сорнай

9443

-813

Бөрбаш

12249

1677

Маяк

9820

10

Сосна

9548

-812

Яңа тормыш

10162

-120

Якты юл

7062

-498

Смәел

12215

290

Кама

8928

-347

Кызыл юл

14761

1248

Активист

7663

623

Труд

8257

777

Алга

7228

-2247

Арбор

5983

341

Борнак

7219

-274

Тукай исем.

6305

1442

Уңыш

2310

-10

Барлыгы

195415

4363

 

Күрсәткечләр 25 майга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт җитештерү