Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Өстәмә акча эшлим дисәң...

Районыбызда үз хуҗалыгында өстәмә акча эшләргә теләүчеләр арта. Сөткә бәяләр күтәрелү, тотрыклылану, хөкүмәтнең субсидияләр белән кызыксындыруы эзсез калмады - соңгы елларда сыер асраучылар саны сизелерлек үсте.

Быелга чыккач кына да 80 сыер арткан - 1 майга районыбыз шәхси хуҗалыкларында 5794 сыер исәпләнә. Апрель аенда, мәсәлән, шәхси сектордан көндәлек 56 тонна сөт сатылды. Сөт җыюда да проблемалар, тоткарлыклар юк.

Дөрес, күптән түгел Яңгул авылыннан бер газета укучыбыз шалтыратып: "Ул сөткә район буенча бер бәя куеп булмыймы соң? Кем ничек тели, шулай түли", - дип шалтыраткан иде. Бу сорауга район азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Рафис Вәлиев болай дип җавап бирде: "Районда сөт җыю ике юнәлештә оештырылган. Беренчесе - күмәк хуҗалыклар, икенчесе шәхси эшмәкәрләр аша. Бер үк җирлектә ике төрлесе дә эшли. Конкуренция булу авыл халкы өчен файдалы гына. Алар кем акчаны күбрәк түли, шуңа тапшыра. Моннан ике ел элек район башлыгы сөт җыючыларга конкрет бәя билгеләде: халыктан җыелган сөтнең бер килограммы өчен 1 сум 20 тиеннән дә артык акча алып калмаска. Шушы чиктә эшләүчеләр дә, кимрәк алучылар да бар. Ә сөткә бәяләргә килгәндә, ел башында аның базис бәясе (ягъни базис - 3,4 процент майлылыктагы сөтнең бер килограммы өчен) 23 сум булса, кызганычка, бүген ул 17 сум 50 тиенгә кадәр кимеде. Базис майлылыктан арткан һәр процент өчен өстәмә түләү каралган. Майлылык өчен фәкать күмәк хуҗалыклар аша эшләүче сөт җыючылар гына түли, шәхси эшмәкәрләрдә ул уртача бәядән чыгып исәпләнә. Сөт сатып алучы кампанияләр дә бер генә төрле бәядән сатып алмый. Менә шуларның барысыннан төрле бәя килеп чыга инде".

Ә хәзер сезне авылларда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю турындагы мәгълүматлар белән таныштырабыз. Чагыштыра, анализлый, нәтиҗә ясый аласыз - саннар үзләре дә күпне сөйли.
Саннар 2017 елның апрель ае нәтиҗәләре буенча.
Сөт җыючының
исем-фамилиясе
торак пункт
сатылган
1 кг сөт өчен түләнгән акча,
(сум)
халыкка
1 кг сөт өчен түләнгән бәя,
(сум)
аермасы, (сум)
Вячеслав Шакаев
Дорга, Кургем, Кускем, Курамьял
21, 08
20,14
0.94
Валерий Федоров
Улисьял
21,25
20.05
1.20
Сөнгать Һадиев
Шода
21,35
21.00
0.35
Харис Муллагалиев
Шода, Куныр
21,49
21.00
0,49
Ильвир Зыятдинов
Куныр
22,23
21,03
1,20
Рәмзис Габделхаков
Чапшар, Нормабаш, Кили
21,20
20,00
1,20
Нияз Сабиров
Норма, Кариле, Пүскән
21,49
20,29
1.20
Гүзәл Дәминова
Иске Салавыч
22,44
21,30
1.14
Дания Сәйфелганиева
Яңа Салавыч
21,99
20,85
1.14
Венера Яковлева
Биктәш
23,02
21,88
1.14
Икрам Каюмов
Иске Салавыч, Сәрдегән
20,95
19,81
1.14
Эльмира Каюмова
Сәрдегән
22,54
21,40
1.14
Заһир Габбасов
Сәрдегән
20,68
20.00
0.68
Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Яңа Салавыч
21,16
20,00
1,16
Марат Әшрәфҗанов
Яңгул
21,00
20,00
1.00
Мәлик Гобәйдуллин
Иске Көшкәт
21,36
20. 20
1.16
Гөлзидә Фатыйхова
Смәел-1
23,00
22.00
1.00
Кадрия Хаҗиева
Смәел-2
23,00
22.00
1.00
Антонида Васильева
Сизнер
23,00
22.00
1.00
Айрат Гайнуллин
Сизнер
21,04
20.00
1,04
Владислав Прокопьев
Борнак
21,50
20,30
1.20
Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Борнак
21,16
20,00
1,16
Резидә Әсхадуллина
Арбор
22,86
21,98
0,88
Айрат Гайнуллин
Чепья
21,04
20.00
1,04
Мансур Хәбибуллин
Иске Чепья,
Мельничная, Тагашур
21,78
20,58
1.20
Владислав Прокопьев
Чепья
21,50
20,30
1.20
Йосыф Габдуллин
Нөнәгәр, Комзавод
21,64
20,44
1.20
Римма Закирова
Чутай
22,11
21.06
1,05
Чепья кулланучылар җәмгыяте
Нөнәгәр
21,60
20,40
1.20
Габдулла Нәбиев
Ор
21,76
21,15
0.61
Айрат Кадыйров
Шеңшеңәр
21,50
20.50
1,00
Равил Шәймөхәммәтов
Алан
21,51
20,40
1,11
Мөдәрис Габдрахманов
Бөрбаш Сәрдегәне
21,00
20,00
1.00
Кафил Әхмәдуллин
Пыжмара, Сәрдек, Иске Пукшинер
21,19
20,20
0,99
Хәлим Әүхәдшин
Әтнә, Югары Сәрдек
21,67
20,47
1.20
Тәбрик Нәбиев
Таузар, Арбаш, Карадуган
21,20
20,00
1.20
Рафил Гыйльмуллин
Югары Кенә, Түбән Кенә
21,20
20,00
1.20
Тәлгать Гыйльмуллин
Кенәбаш
21,20
20,00
1.20
Марат Шәрипов
Югары Шубан, Түбән Шубан
21,44
20,40
1,04
Илшат Хәсбиуллин
Гондыр, Ярак Чурма, Зур Лызи 2 өлеш
22,70
22.00
0,70
Мәлик Гобәйдуллин
Көшкәтбаш
21,36
20,20
1.16
Раушан Хәбибуллин
Субаш, Каенсар, Сосна Пүчинкәсе
21,34
20,20
1,14
Галим Гыйльманов
Көшкәтбаш, Түбән Сосна Пүчинкәсе
21,40
20,20
1.20
Хәмдия Хәбибуллина
Югары Субаш, Түбән Субаш, Сосна Пүчинкәсе
21,22
20,20
1.02
Раушан Хәбриев
Югары Субаш
21,20
20,20
1,00
Самат Гыйбадуллин
Югары Сосна
21,36
20,16
1.20
Рәфыйк Миңнемуллин
Түбән Сосна
21,39
20,50
0,89
Рузил Макамбаев
Түбән Сосна
21,34
20,50
0,84
Рамил Сафиуллин
Түнтәр, Пор Көтәш, Сала Көшкәт, Урта Көшкәт
22,42
21,92
0.50
Гадил Хафизов
Ушма
21,20
20,00
1.20
Рәис Садыйков
Көек
20,92
19,72
1.20
Район буенча
21,64
20,66
0,98

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250