Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Суфия - төп нигез килене(+фото)

"Арбор" хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы Суфия Хәйруллина хезмәттәшләре белән уртак тел табып, булсынга эшләүчеләрдән.

Суфия әниле-кызлы Фәридә Гафиуллина һәм Энҗе Фәйзрахманова белән бер группада бик килешеп эшли.

- Эш урынында иң мөһиме аңлашып эшләү. Ул яктан мин бик бәхетле. Эшемдә дә, өйдә дә тыныч булгач, тыныч күңел белән эшлисең, - ди Суфия.

Суфия тумышы белән Түнтәр кызы. Тегүчелеккә укып кайтса да, эш булмау сәбәпле, туган авылы фермасына сыерлар саварга төшә ул. Аннан Арбор авылына Хәйруллиннар нигезенә төп йортка килен булып төшә. 1997 елдан исә хезмәт юлын Арбор фермасында дәвам итә.

Тормыш иптәше Миңсур белән бер ул, бер кыз үстереп, төп йортка кайткан-киткәннәрне якты йөз, сый-нигъмәт тулы табыннар белән каршы алучы әлеге гаилә авылдашлары өчен үрнәк пар булып тора. Хезмәте мактаулы булган кебек, тормышта күпкә мөһим саналган килен хезмәте дә хуплауга лаек Суфияның. Әниләре Сания апа белән килешеп, киңәшләшеп яшиләр алар.
Олылар хәер-фатыйхасы белән яшәгәч, тормышлары да гөрләп бара. Төп нигез урынына программа нигезендә кирпечтән мәһабәт йорт җиткереп чыкканнар. Ишегалдына үскән чәчәкләрнең матурлыгына исең китәр, абзар тулы мал-туар, кош-корт, яшелчә һәм агач бакчалары гөрләп утыра. Тырыш хезмәт нәтиҗәсенең җимешләре дә бик татлы була шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250