Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сукмаклар фермага илттеләр

Беребезгә – 40, икенчебезгә 19 яшь, икебез дә авыл кызлары, әмма беребезнең дә авылда яшәп фермада булганы юк. Әлеге “сәяхәткә” зур кызыксыну белән алындык.

Моңарчы ВК челтәрендә авыл төркемендә авылның барлык тармагы белән таныштырып барырга тырышсак та, фермага барырга ничектер җай чыкмый тора иде. “Хезмәт” десантының килеп китүе моңа этәргеч булды. Аларга теләктәшлек йөзеннән, Назлыгөл белән җыендык та чыгып киттек. Иртән-иртүк үзебезнең киләсебезне хәбәр иткән идек, шуңа күрә безне каршы алырга чыкканнар иде инде. Иң беренче 200 савым сыеры сыйдырышлы зур фермада шаккатып йөрдек. Аннан соң таналар ягына үттек, бозаулар, симертелүче үгезләр, атлар, бәби-бозаулар корпусының һәрберсендә булдык. Һәр абзарның үзенә күрә бер исе бар. Мал исе, тирес исе... болар авыл баласы өчен берсе дә чит-ят исләр түгел, беребез дә борын җыермадык. Ике сәгатькә якын вакыт эчендә безне мал табибы Рөстәм абый Газыймов озатып, барысын да күрсәтеп, аңлатып йөрде. Безне ферма белән таныштырып йөргән кебек кенә тоелса да, һәр кергән торакта бар нәрсәне дә контрольгә алырга җитеште ул. Ферма сыерларының ашау рационнары да бөтенләй башкача икән. Без өйдә бөтенләй башкача ашатабыз. Саву процессын кызыксынып күзәттек, сөт торбалар буйлап башта үлчәү “шешә”сенә төшә, аннан суыткычка китә икән. Безнең мондыйны күргән бармы?! Савымчы кызлар да һәрнәрсәне үз тәртибе белән башкаралар, бөтен нәрсә көйләнгән. Алар бернәрсәдән дә зарланмадылар, җитешмәгән яклар барлыгын, күмәк хуҗалык җитәкчесе Гомәр  Хәсәнҗановның тырышып йөрүен, үз чираты белән барысын да булдыруын әйттеләр. Моның кадәр малы булган хуҗалыкта проблемалар булмый кала да алмый, бары тик аны дөрес хәл итүче генә кирәк. Эшләре, дөрестән дә, авыр. Берүзеңә ничә сыер саварга кирәк, һәрберсенең үз холкы бит.

Эш кешесе гомергә макталудан, каядыр күренүдән, сәхнәгә менүдән курка бит инде ул. Ә менә эшен ялт итеп эшли. Монда да шулай булды. Фотога төшерә башлагач кызлар оялдылар, читенсенделәр. Чөнки монда Сабантуйга барган кебек киенеп тә килеп булмый, урыны ул түгел. Әмма бит аларның да хезмәте кайдадыр күренергә тиеш, сурәтләр бит тарихны саклаучылар. “Кызлар, оялмагыз әле, Сабантуйга шушы киемнән менсәгез шаккатыр идек, сез бит эш урынында, эшнең ояты юк бит”, – дигәч, ризалаштылар тагын. Гомергә шулай, ояла хезмәт кешесе.

Фермадагы тәртипкә килсәк, анысыннан да бик риза булып кайттык. Һәр торакта матур итеп чыршы ботаклары элеп куелган, алар бәйрәм төсе кертеп тора. “Сыерларга бәйрәм монда”, –  дидек килеп кергәч тә. Кечкенә бозаулар торагында дару үләннәре киптерергә эленгән. Маллар торагын үз гомерендә бер күргән кеше, малы булгач тиреснең барлыгын да белә бит инде. Шуңа күрә мал булган җир ап-ак булып ялтырап тора алмый. Монда да нәкъ шулай. Көн саен агартсаң да барыбер шул булачак. Безнең анысына ис тә китмәде. Ә менә кызлар өчен булган ял бүлмәсе, лаборант бүлмәләре “көлеп” тора. Идәннәр чип-чиста, ял иткәндә, чәй эчеп алыйк дисәң чәйнекләр әзер. Иң мөһиме, монда май кебек җылы – элеккеге урыс мичләре ягылган. Кызлар- егетләр безгә чәй дә әзерләгән булып чыкты. Бергәләшеп тәмләп чәй эчтек. Рөстәм абый мәктәп укучыларының сәяхәткә килүләрен, “Тагын килсәк, тагын лимонад эчертәсезме?” – дип сорауларын сөйләп көлдереп алды. Ә без алай дип сорап тормадык. Бара калсак, күчтәнәчне үзебез алып киләбез. Бәйрәм ашы кара-каршы булырга тиеш бит.

Без күрмәгән кайбер почмаклары калгандыр да әле. Әмма без күргәненнән канәгать калдык. Икебезнең дә авыз ерык. “Назлыгөл, мәктәптә “Һөнәри юнәлеш бирү” дәресләре бар бит. Ничек уйлыйсың, үземнең 7 сыйныфтагы 8 кызны фермага алып барам дисәм, риза булырлармы икән?” – дим Назлыгөлгә. Назлыгөл җавап итеп елмаеп кына куйды. Әле бу турыда кызларның үзләренә әйтеп карыйсы бар!!!

Ә ферма коллективына авыр хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез! Гел шулай матур итеп эшләргә язсын. Сезгә тагын киләбез әле без...

Р.S. Ә кайткач малларны фермада өйрәнеп кайткан яңа технологияләр белән ашатып кердем әле.

Лилия ГАРИФУЛЛИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы ферма