Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сыер асраучыларга субсидияләрне арттырырга тәкъдим итәләр

Бу мини-фермалар төзелешен активлаштыру өчен кирәк.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сыерларның баш санын ишәйтүче авыл хезмәтчәннәренә субсидияләрне арттырырга тәкъдим итә. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Субсидияләрне арттыру мини-фермалар төзелешен активлаштыру өчен кирәк. Хәзерге вакытта мондый ярдәм күрсәтү өчен хокукый нигез эзлиләр. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Лаешта узган зона семинар-киңәшмәсендә шулай дип белдерде. 

Татарстанда 2015-2018 елларда гына да 1,5 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык төзелгән. Аларны сафка бастыру өчен 261 миллион сум акча сарыф ителгән. Агымдагы елда исә 230 мини-ферма эшли башлаган.

Ришат Хәбипов шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең азая баруына зарланды. Аның сүзләренчә, эшкә сәләтле 420 мең кешенең бары тик 71 меңе генә авылда хезмәт куя. Бу һәр алты кешенең берсе дигән сүз.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/27/175953/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия акчасы