Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сыерларга бирелүче субсидияләр кайтты

Авылда яшәүчеләрне дәүләт тарафыннан шәхси хуҗалыкларда терлек асрау һәм башка төрле шөгыль белән тормыш алып баручыларга бирелә торган субсидияләр кызыксындыра.

Быелгысы бигрәк тә әһәмиятле, чөнки сөткә бәяләрнеӊ күпкә кимүе халыкта зур ризасызлык тудырды. Әлеге мәсьәләгә һәм быел дәүләттән күрсәтеләчәк башка ярдәмнәр буенча ачыклык кертү өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, чыннан да сөт бәяләренең тотрыксыз булуы күп кенә райондашларыбызга зур гына зыян да китерде. Бу бер безнең районга гына кагылган хәл булмады. Шушы вәзгыятьне җиңеп чыгуда күләмле эшләр башкарылды һәм шуның берсе – сыер һәм кәҗә асраучыларга дәүләт ярдәме күрсәтү. Дөрес, алдагы елларда бер сыер башына — 3, кәҗәгә – 1 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә иде. Быел исә, бер сыерга – 2, хуҗалыкта ике сыер булса 3әр меӊ, өч һәм аннан күбрәк сыер булса, һәр баш сыер өчен 4әр меӊ сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк. Бүгенге көндә 18 авыл җирлегенең 17сенә инде тиешле акчалар күчерелде һәм шуңа да тиз арада халык үзенә тиешле акчаларны ала алачак. Шуны да искәртеп үтик, әлеге акчалар хуҗалык китабында теркәлгән сыер саныннан чыгып биреләчәк. Күпчелек очракта халык малларны вакытында теркәми, ә менә шушындый субсидияләр бирелә башлагач кына исләренә төшә. Шуңа да хуҗалыгыгызда малларда үзгәреш булган очракта, һичшиксез бу хакта авыл җирлегенә хәбәр итәргә кирәк. Ә инде кәҗәләргә каралган субсидиягә килсәк, ул сыерларга тиешле акчалар бирелеп бетерелгәннән соң биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия акчасы