Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сыерыгызны карточкага төшердегезме әле? Болай булса, озакламый тояк эзен дә алырга мөмкиннәр...

Шушы көннәрдә генә сыерыбызны иминиятләштергән идек

Быелдан тагын бер яңалык кертелгән икән: сыерларны фотога төшерәсе! Алдан да, ике як яннан да... Юк, артыннан кирәк түгел диделәр. Әй, рәхәтләнде сыер малкай, фотосессия үткәндә. Матуррак булсын дип, маңгаена кызыл тасма да бәйләгән идем дә, кызганычка, кечерәк булып чыкты, әлләни балкып күренми. Бер елны малларга ветеринария паспорты эшләп биргәннәр иде инде, ята шунда, берничә ел үтсә дә, кирәге чыкмады. Бер танышыма сыерны фотога төшердем әле дигән идем, озакламый тояк эзләрен дә алмасалар ярый дип куйды. Бу дөньяныкын кем белгән... Ә сез сыерыгызны фотога төшердегезме әле? Әйдә, авырсынмасагыз, фотоларыгызны безгә дә юллагыз. Иң матур сыерлар фотосы буенча күргәзмә дә үткәреп куярбыз, бәлки... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Страховка