Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сынауга әзерлек парадта күренде

Алдагы елларда авыл саен Сабантуйлар карап йөреп, урак җиткәнен сизми дә калдык, дип яза идек, баксаң, бу бәйрәмнәр үткәрелмәсә дә җәй узып бара икән. Районыбыз кырларына күз салсак, анда игеннәргә инде алтын төс иңгән, димәк авыл кешесе өчен гаять җаваплы чор – урып-җыю вакыты килеп җиткән. Хуҗалыкларның бу сынауга әзерлеге, комбайннар төзеклеге, механизаторлар белән тәэмин ителеше – боларның барысы да әһәмиятле.

Елның-елында урып-җыю эшләрендә катнашачак техниканы барлау, төзеклеген тикшерү, комбайнчылар, белгечләр белән киңәшләшү, тәкъдимнәрне барлау өчен районда комбайннар парады уздырыла. Быел районда комбайннар парадының беренчесен «Сорнай» һәм Тимирязев исемендәге  җәмгыятьләр оештырды, «Борнак», Тукай исемендәге, «Активист» һәм «Труд» хуҗалыкларында булганнарында да тирә-як күршеләрне бергә туплап, үзара киңәшләшеп, техниканың төзеклегенә бергәләшеп инандылар.

Бу чара барышында атна дәвамында уракта катнашачак  82 комбайнның техник яктан төзеклеге, бөртеклеләрнең коелмавы, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүләре, комбайнчылар белән тәэмин ителеш, аларның рәсми кәгазьләренең булуы тикшерелде. Район комиссиясенең ясаган нәтиҗәсе уңай: һәр хуҗалыкта бу чарага зур җаваплылык белән каралган һәм аның нәтиҗәсе дә сөендерсен иде.

Кырларның төрле җирдә төрлечә өлгерүе һәр урында мәсьәләне үзенчә хәл итүне сорый. Бу елда әзерлек сызыгына баскан комбайн саны – 82, шуларның тугызы яңа булачак. «Кызыл юл» – «Тукано-570», «Игенче», «Дуслык» – «Тукано-457», «Кама» бер, «Смәел» ике «Акрос-550», «Якты юл» – «Акрос-585», «Алга» –«Акрос-595» маркалы комбайннар белән баетылды. Узган уракта бары «Борнак» хуҗалыгы – «Ново», Тимирязев исемендәге җәмгыять «Тукано»  маркалы яңа комбайннар ала алган булса, күреп торабыз, комбайннар паркы хәйран яңартылган.  2017 ел урагыннан күмәк хуҗалыклар яңа, заманча, югары җитештерүчән 19 яңа «кыр корабы» алырга мөмкинлек тапканнар. Районда һәр шартлы комбайнга туры килә торган мәйдан өченче ел рәттән 446 гектарны тәшкил итә. «Кызыл юл», «Дуслык», «Сосна» һәм «Яңа тормыш» хуҗалыклары кырларында 5 әр, унбер хуҗалыкта 4әр комбайн эшләячәк, ә «Борнак», «Уңыш» һәм «Алга» хуҗалыкларында аларның саны өчәү генә булыр, дип фаразлана. Район буенча бер комбайнга туры килә торган мәйдан 446 гектар булса, «Татарстан»да ул 632 гектар, «Игенче»дә – 560, «Арбор»да – 557 гектар. Бер комбайнга туры килгән мәйданның иң азы «Кама»да – 370 гектар, «Бөрбаш»та – 382 һәм «Якты юл»да – 400 гектарны тәшкил итә. Һава шартлары уңай булып, комбайннар ватылмыйча эшләсә, урып-җыю эшләрен 33 көндә тәмамларга мөмкинчелек бар. Алдагы елларда да шулай фаразланган иде, әмма кайбер хуҗалыкларда бу эшләр 45-50 көнгә кадәр сузылды.

Урып-җыюны тиз һәм вакытында башкарып чыгуның катлаулы һәм күп мәсьәләләргә бәйле икәнен һәркем яхшы белә. Бу очракта җитәкчеләр һәм белгечләр, механизатор һәм шоферлар, амбар хужалыгында эшләүчеләрнең бердәм булып, куелган максатларга ирешү өчен ныклап эшләүләре кирәк.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайннар парады урып-җыю урак өсте комбайнчылар