Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тәмле чеби ашар өчен аларны ничек тәрбияләргә? Бройлерлар нәрсә ярата?

Теләсә нинди кош-кортны үстергәндә истә тотарга кирәкле алтын кагыйдә бар.

«Бройлерга махсус алар өчен җитештерелгән катнашазык бирергә кирәк. Аның составында чебигә үсәр өчен нәрсә кирәк, барысы да бар: витаминнар, борчак, көнбагыш мае, акбур һәм башкалар. Чебинең яшенә карап, аларның составы аерыла. Төрле үсеш этабында «старт», «предстарт», «рост», «финиш» дигәнне карап алырга кирәк.

Чебиләр бер айга кадәр катнашазык ашый, күп су эчә. Аннан соң рационнарына мөмкин кадәр күбрәк яшел үлән, кычыткан кертсәң яхшы.

Теләсә нинди кош-кортны үстергәндә истә тотарга кирәкле алтын кагыйдә: ул – чисталык. Чебиләрнең асты һәрвакыт коры, чиста булырга тиеш. Һәм, әлбәттә, алларыннан суны өзмәү кирәк.

Моннан тыш, бройлер чебиләрне ишегалдына кызыл тавык кебек чыгарып җибәрергә ярамый. Андый бройлерлар ябык була. Алар өчен махсус челтәр белән уратылган, артык чабып йөрмәслек урын яхшы.

Чебиләрнең тере килеш авырлыгы 3,8–4,5 килограммга кадәр булса яхшы. 5 килограммнан арткан кошларның ите каты була. Тәме дә яшь чебинеке кебек тәмле булмый», - дип яза «Ватаным Татарстан».

ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чеби