Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татар атларын үрчетүгә 5 млн. сум акча бүленә

Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен 2020 елга бияләр сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 млн. сум булачак.

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.

Искәртеп  узабыз, 2019 елның  6 февралендә  саклана  торган селекция  казанышларының дәүләт реестрында “Татар” токымлы  атларга  патент теркәлде.   Бу атларның җиде-сигез сәгать дәвамында туктаусыз хәрәкәт итеп, көненә 100-120 чакрымга кадәр ара узарлык  феноменаль чыдамлыкка ия  булуын   Россия  иппология  фәне дә  билгеләп  үтә, алар  шулай  ук  югары үрчемле, салкынга һәм эссегә чыдам.  

Бу  атларны  үрчетү  белән   8 -10 еллап  Әлки  районы Әхмәт авылыннан     Фәнис Бакиров  шөгыльләнә. Бу  эштә   аңа  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан Гаилә фермаларын  үрчетү  программасы  буенча  алган  грант нык ярдәм  итә.  

Бу  хакта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  татар  телендә  чыккан «Татар атлары» китабыннан  да  күп нәрсә  белергә  мөмкин.  Бу  китапта    татар  атларының  төп  токым билгеләре - экстерьер, масть, аларның  гәүдә төзелеше, продуктив  сыйфатлары һәм аларның  чыдамлыгы  бик  матур  һәм җентекле  итеп тасвирланган.

Татар  атларының  танылып  өлгерүләрен  дә  әйтеп  китәргә  кирәк:  алар    хәтта  кинога  да  төшеп өлгерделәр.  “Зөләйха  күзләрен  ача”  дигән   фильмда төп  герой   Кремльгә нәкъ  менә  татар  атларында  килә.    

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев