Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан аграрийларын онлайн-режимда вегетация чорында авыл хуҗалыгы культураларын сакларга өйрәтмәкчеләр

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Семинарда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре шикәр чөгендере, көнбагыш, кукурузны саклау ысуллары, агрохимикатлар һәм ашламалар, ясалма тукландыру һәм үсеш стимуляторларын куллану турында сөйләячәк, шулай ук семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирәчәкләр.

Онлайн-семинар 6 майда 14 часов сәгатьтә узачак. Семинарда катнашу өчен сылтама буенча КДАУ Югары агрономия мәктәбе сайтына http://consult.kazgau.ru/ «Онлайн-семинарлар» бүлегенә керү зарур.


Семинар темасы буенча сорауларны алдан agroconsult16@mail.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин. Семинар вакытында аларга җавап бирәчәкләр. Шулай ук онлайн-очрашу барышында да сораулар бирергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Чыганак:

http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/05/04/120519/

Фото:

http://brewshak.com/images/567bb430f130a.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250