Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән бәйгедә райондашыбыз икенче

Пүскән районга билгеле шәхесләрне күп биргән авыл. Һәм биредә әле дә шушы традиция дәвам итә. Яшь җитәкчеләр, белгечләр үсеп таныла торалар. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, яшьләрне авылда калдыру максатыннан, күптән түгел авыл хуҗалыгында эшләүче 18-35 яшьлекләр арасында бәйге игълан иткән иде.

Җиңүчеләр арасында райондашыбыз, Пүскән авылында туып үскән һәм биредә яшәүче Азат Ганиев та бар. Ул «Иң яхшы агроном» номинациясендә икенче урынга лаек булды.
- Зәйдән килгән коллегадан бер-ике очкога гына калыштым. Белемнәрне теоретик яктан да, практик яктан да җентекләп тикшерделәр, - ди Азат. Җир эшкәртүдә агротехник чаралар, чәчү әйләнеше, чәчүгә орлык хәзерләү (сортлары, репродукциясе...), гомумән сораулар күп төрле булган. Тимирязев исемендәге хуҗалыкта 2003 нче елдан башланган эш тәҗрибәсенең, авыл хуҗалыгы академиясендә укып алган белемнәренең дә ярдәме зур булган Азатка. Хуҗалыкның баш агрономы Гаптрәүф Сәләхов кул астында орлыкчылык буенча агроном булып эшли башлый ул.
«Агроном өчен кирәкле бик күп нәрсәләргә өйрәтте, игенче-механизаторлар белән эшләргә, алар белән игенчелектәге эшләрне оештырырга да аннан өйрәндем», дип Азат остазына зур рәхмәт белдерә. 2007нче елдан, Гаптрәүф лаеклы ялга чыккач, Азат аның урынына Тимирязев исемендәге хуҗалыкта баш агроном булып кала. Югары белем алганда беренче өч елны көндезге бүлектә укуның да файдасы зур булды ди. Иң кирәкле теоретик белемнәрне алып калган. Аннан шул өч елда өйрәнгәннәрен практика белән бәйләү алга таба укуында ярдәм иткән.
Тимирязев исемендәге хуҗалык райондагы орлыкчылык белән шөгыльләнүче өч хуҗалыкның берсе. Ел саен югары кондицияле, яхшы сортлы 100ләрчә тонна орлыклар сатып миллионнар эшлиләр. Быелгы уңыштан да сатуга 700 тонна әзерләп куйганнар. Һәм, билгеле, иң-иң дигәнен үзләренә калдырганнар.
Гел эзләнеп, тагын да яхшырак уңыш бирә торган яңа сортлар кайтарып торалар. Бодайның «Симбирцит», «Экода-70», арпаның «Нур», «Раушан», солының «Конкур», борчакның «Ватан» кебек безнең шартларга чыдам сортларын игәләр, саталар. Быел «Сингента» фирмасы белән бергә бәрәңгенең «Венета», «Маделина» сортларын тамчылап сугару ысулы белән үстерделәр. Уңышы көтелгәннән дә әйбәт булган, сатып табыш алганнар. Шуңа күрә киләсе елга аны тагын да зуррак мәйданда үстерергә ниятлиләр.
Азат Ганиев республика күләмендә оештырылган төрле конкурсларда актив катнаша һәм үзенең тырышлыгы, тәвәккәллеге, үҗәтлеге белән җиңүләргә дә ирешә. 100000 сумлык грант алуга да ирешкән. Яшь гаилә өчен бик тә ярап куйган бу. Кариле балалар бакчасында мөдирлек итүче тормыш иптәше Айгөлне, кызлары Камилә белән Мәликәне гел шулай сөендереп яшәргә тырыша Азат. Алай гына да түгел, авылдашлары, бигрәк тә яшьләр арасында да абруе зур аның.
Буш вакытларында хоккей белән «җенләнә». Хуҗалыкның җыелма командасы составында оста уенчыларның берсе һәм авыл малайларының остазы. Алар үзебездә генә түгел, күрше-тирә районнарда, Казанда үткәрелгән ярышларда да гел катнашып киләләр. Кәшәкә сугып, шулай бер онытылып алуның эшкә дә файдасы зур, ди Азат. Фикерләү сәләте арта, барган җирләреңдә яңа дуслар табасың. Араларында үзең кебек игенчелек белән шөгыльләнүчеләр дә очрап куйса, сөйләшеп сүзләре бетми.
Кая барса да, үзенең төп вазыйфасын онытмыйча, хуҗалыкта игенчелекне алга җибәрердәй нинди дә булса яңалык, тәҗрибә табып кайтырга тырыша. Орлыкчылык буенча агроном Айнур Сафин да аңа эшендә ышанычлы таяныч, киңәшче, ярдәмче. Райондагы яшь агрономнарның берсе, «Кама» хуҗалыгыннан Айдар Әсхәдуллин белән дә «борчаклары пешә» аларның. Төрле конкурсларда да күбрәк бергә катнашалар, җиңәләр, грантлар оталар. Соңгы ярышка да икесе бергә барганнар. Зур җиңүе белән иң беренче булып коллегасын Айдар котлаган. Инде менә без дә котлыйбыз. Бу җиңү аны яңаларына, тагын да зуррак уңышларга рухландырсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250