Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан авыл хуҗалыгында сан алуга әзер

Татарстанның статистика хезмәте 2016 елда булачак Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алуга әзерлек максатында республикадагы авыл хуҗалыгы объектлары исемлеген тәгаенләде. Нәтиҗәдә, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы исәбендә торган хуҗалыклар исемлеге дә тулыланды.

Татарстандагы авыл хуҗалыгы объектлары турында бөтен мәгълүматлар Росстатка җибәрелде. Яңартылган исемлеккә караганда, республикада бүгенге көндә 480 мең авыл хуҗалыгы объекты исәпләнә. Аларның 721е - авыл хуҗалыгы оешмалары, 186сы - авыл хуҗалыгына карамаган предприятиеләрнең ярдәмчел хуҗалыклары, 3 023е - крестьян-фермерлык хуҗалыклары, 373е - шәхси эшкуарлар, 403 439ы - шәхси ярдәмчел хуҗалыклар һәм авыл җирлегендә яшәүчеләрнең башка шәхси хуҗалыклары, 41 571е - шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы, шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлеге булган гражданнар. Ә 1 373е - гражданнарның 29 784 җир кишәрлеге исәпләнгән бакчачылык берләшмәләре.

Исемлекне төзегәндә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы мәгълүматлары да өйрәнелгән, һәм алар тагын 147 объектка тулыландырылган. Әлмәт районында - 9, Биектау районында - 4, Әгерҗе һәм Мөслим районнарында 3әр, Бөгелмә, Буа, Түбән Кама районнарында 2шәр һәм тагын биш районда берәр объект өстәлгән. Ә 117 объект авыл хуҗалыгында сан алу объектлары исемлегеннән, киресенчә, төшерелгән, чөнки аларның сөт җыю, ипи пешерү, мал тиресен эшкәртү, йөк ташу, төзелеш белән шөгыльләнүче оешмалар булуы ачыкланган.

Мәгълүм булганча, ун елга бер тапкыр оештырылучы авыл хуҗалыгында сан алу киләсе елның 1 июль-15 август аралыгында узачак. Ул илдә авыл хуҗалыгы тармагының хәлен ачыкларга, аны үстерү юлларын билгеләргә ярдәм итә. Әйтик, 2006 елда үткәрелгән сан алу "Аграр сәнәгать комплексын үстерү" илкүләм проектын тормышка ашырырга, 2008-2012 елларга авыл хуҗалыгын үстерү буенча беренче дәүләт программасын төзергә этәргән иде. Бүгенге көндә, Россия буенча авыл хуҗалыгында сан алуда 54,4 мең авыл хуҗалыгы оешмасы, 174,7 мең фермер хуҗалыгы, 54,3 мең шәхси эшкуар, гражданнарның 23,4 миллион шәхси ярдәмчел хуҗалыгы, шулай ук 12,3 мллион җир кишәрлеге кергән 77,8 мең бакчачылык берләшмәсе катнашачак.

Фото: http://plushka.by/


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250