Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре cакчыл җитештерүне тормышка ашыру белән кызыксындылар

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проекты буенча белгечләр предприятиеләргә чыгымнарны минимальләштерергә һәм табышны арттырырга булыша.

Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре Сакчыл җитештерү кертү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру белән кызыксындылар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте.

Министрлыкта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән «хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм" милли проекты буенча ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков билгеләп үткәнчә, проектның төп бурычы - «Сакчыл җитештерү принципларын кертү хисабына ел саен хезмәт җитештерүчәнлегенең үсешен тәэмин итү һәм артык кертемнәрсез предприятиенең табышын арттыру».

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге директоры Марат Әхмәтов милли проект буенча белгечләр Россия предприятиеләренә чыгымнарны киметергә һәм табышны арттырырга бушлай ярдәм итә, дип өстәде.

"Экспертлар җитештерү объектларына чыгалар, аның ничек урнашуын өйрәнәләр, технология ягыннан чылбырларда көчсез буыннарны билгелиләр һәм предприятие хезмәткәрләре белән бергә процессларны яхшырту планын эшлиләр. Программада республиканың 19 авыл хуҗалыгы предприятиесе катнаша инде", - дип сөйләде ул.

Проектта катнашу нәтиҗәсендә предприятиеләр идарәче кадрларны һөнәри яңадан әзерләү программасына, төрле ярдәм чараларына, салым өстенлекләренә, шулай ук экспортка чыгуда һәм административ киртәләрне бетерүдә ярдәм алалар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров һәр предприятиегә Сакчыл җитештерү мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнергә һәм аларны үзебездә гамәлгә ашырырга тәкъдим итте.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сакчыл җитештерү