Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Татарстан» авыл хуҗалыгы җәмгыятендә 2023 елга нәтиҗәләр ясалды (фото)

Хезмәт батырлары хөрмәтләнде.

Районда үзләренеӊ тырыш хезмәтләре, матур күрсәткечләре белән еллар буе беренчелекне бирми торган «Татарстан» авыл хуҗалыгы җәмгыятендә 2023 елга нәтиҗәләр ясалды.

Салавыч мәдәният йортыда хуҗалык хезмәтчәннәре катнашында узган хисап җыелышында муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин да катнашты. Җәмгыятьнең еллык хезмәт күрсәткечләре турындагы доклад белән хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин чыгыш ясады, аның чыгышы тармак белгечләре доклады белән тулыландырылды.

Хуҗалык хезмәтчәннәре үзләренең хисап җыелышына быел да күтәренке кәеф белән белән килделәр. «Татарстан» авыл хуҗалыгы җәмгыятендә елның-елында игенчелектә һәм терлекчелектә ирешелгән биеклекләрне югалтмыйча эшләүгә әһәмият бирелә. Әлеге хуҗалык игенчелектәге һәм терлекчелектәге җитештерүчәнлек күрсәткечләре буенча, район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында лидерлык позициясен били, рейтингта иң югары баскычта тора.

Җәмгыятьтә ел саен заман таләпләренә җавап бирерлек яңа төзелешләр сафка баса, техника-агрегатлар сатып алына, хезмәтне җиңелләштерү юнәлешендә күп эш башкарыла. 2023 елда да машина-трактор паркы яңартылып, 135 млн. сумлык техника сатып алынган, 11 млн. сумнан артык төзелеш эшләре башкарылган. 2023 тулы хезмәт елында татарстанлылар 14090 тонна сөт җитештерделәр, 2022 елгы хезмәт нәтиҗәлелегенә карата, сөт саву буенча күрсәткечләрен 2502 тоннага арттыруга ирештеләр. Хуҗалык үз хезмәт юнәлешендә заманча технологияләргә таянып, яңалыкларга йөз тотып эш оештыра. Биредә карусель тибындагы саву залларында тәүлек буе сөт җитештерелә, савымчылар 3 сменада хезмәт куя. Хуҗалыкның көндәлек сөт җитештерү күрсәткече 47 тоннага якынлашты. Әлеге күрсәткеч — район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында иң югары күрсәткеч. Район башлыгы Рамил Нотфуллин да җәмгыятьнең уңышларына уңай яктан бәя биреп, бу ирешелгәннәр белән генә туктап калмыйча, тагын да камилләшү, алдынгылыкны югалтмауга йөз тотып эшләү кирәклеген җәмгыять алдына өстенлекле бурыч итеп куйды.

Игенчелек тармагында да ирешелгән үрләре югары, агротехник таләпләргә зур игътибар бирелә, бу, һичшиксез, күрсәткечләрдә чагыла. Органик һәм минераль ашламалар, чүп үләннәренә каршы көрәштә химик матдәләрне тиешенчә куллану — уңыш күрсәткечләрен яхшыртуда уңай нәтиҗәләр бирә. Елның чагыштырмача сынаулы килүенә карамастан, еллык җитештерүчәнлек күрсәткечләрен югары үсеш белән тәмамлау — җитәкчелекнең җаваплы һәм оста идарә итү, хезмәткәрләрнең тырышып эшләү нәтиҗәсе.

Уӊышлары булса да, чыгыш ясаучылар һәр өлкәдә җибәрелгән кимчелекләргә, җитешмәгән якларга да игътибар бирделәр, агымдагы елга өстенлекле бурыч-максатлар билгеләделәр. Хисап җыелышы ахырында ел әйләнәсе тырышып хезмәт куючыларга, юбилярларга, тармак алдынгыларына рәхмәт сүзләре ирештерелеп, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау таныклыклары, район башлыгы һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Җыелыш, гадәттәгечә, авыл җирлегенең талантлы үзешчәннәре көче белән хәзерләнгән күркәм концерт белән тәмамланды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы