Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан галимнәре бодайның «ТАССРның 100 еллыгы» дип аталган яңа сортын уйлап тапкан

Яңа сорт катлаулы комбинацияле, ул авыруларга бирешми һәм югары уңдырышлылыгы белән аерылып тора.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлап, шул исемдәге бодай сортын чыгарган. Институт яңа сортка патент алу өчен гариза җибәргән. 

«ТАССРның 100 еллыгы» бодай сортын институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Нурания Василова чыгарган. "Яңа сортларны чыгару өзлексез бара, әмма яхшы сортны булдыру өчен 10 елдан артык вакыт кирәк булырга мөмкин. «ТАССРның 100 еллыгы» бодай сорты буенча серкәләндерүне 2010 елда ук үткәргәннәр.

 Нурания Василова әлеге сортның катлаулы комбинацияле икәнен, аның составында «Әмир», «Радуга» сортлары һәм башкалар булуын әйтте. Бодайның яңа сорты «көчле» категориясенә керә, чөнки ул авыруларга бирешми һәм аграрийларда популяр булган «Йолдыз» сортын да уздыра.

Фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһировбелдерүенчә, максат - икмәк пешерергә яраклы, бодайның аксым һәм клейковинага бай булган йомшак сортын чыгару иде. Экспорт базарында нәкъ менә шундый ашлыкка ихтыяҗ зур икән. 

Хәзерге вакытта институт шәмәхә бөртекле «Надир» дигән бодай сортын сыный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев