"Татарстан" хуҗалыгы әле дә бәрәңге сата (+фоторепортаж)
Бәрәңгегә мөнәсәбәт төрле булган елларда да аннан баш тартмаган, районда бердәнбер бәрәңге үстерүче "Татарстан" хуҗалыгы кыш буе бәрәңге саткан, әле дә сата.
- Елына күрә уңышы да әйбәт булган иде, бик әйбәт сакланган да, - ди хуҗалыкта бәрәңге үстерүгә җаваплы белгеч Рәфкать Хөрмәтуллин. -Кыш буе бәрәңге саттык, әле ике атналык бәрәңге бар. Дүрт бригада эшчеләре ике сменада эшли, заманча комплекста бәрәңге өч төрлегә аерыла: эрегә, утыртуга һәм мал бәрәңгесенә. Барысын да алып китеп торалар. Кыш буе атнага бер көн подвалдан сатуны да оештырдык.
Хуҗалык күпме бәрәңге саткан, быел бәрәңге мәйданнарын арттырачакмы - бу һәм башка сорауларга җавапны газетабызның киләсе саныннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев