Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Татарстан” хуҗалыгында соңгы дуңгызларны озаттылар (+фото)

Соңгы вакытта дуңгыз асрауга булган таләпләрнең артуы нәтиҗәсендә “Татарстан” хуҗалыгы да дуңгызларны бетерергә мәҗбүр булды.

Шушы көннәрдә аннан иң соңгы дуңгызларны алып киттеләр. Яңа Салавыч фермасы терлекчеләрнең күбесе инде җәй башында ук Иске Салавычка, мөгезле эре терлек карауга күчерелгән, аларны эшкә автобус белән йөртә башлаганнар иде. Биктәштәге абзарлар исә акрынлап инде бозаулар асрауга көйләнә барды, терлекчеләргә дә шул сәбәпле эшсез калу янамады. Яңа Салавыч фермасы кабат терлек кабул итә алырмы – бу сорау әлегә ачык кала, чөнки Казаннан килгән тикшерүчеләр торакларның бер өлеше шәхси хуҗалыкларга, бер өлеше Шушмага якын дип, күптән түгел генә штраф салып киткәннәр иде. Юкса, без белгәннән, гомер-гомергә ферма, абзарлар шул урында булды...

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Татарстан” хуҗалыгы