Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Татарстан» күмәк хуҗалыгы нәтиҗәләр ясады (+фоторепортаж)

Районда үзләренеӊ тырыш хезмәтләре, матур күрсәткечләре белән еллар буе беренчелекне бирми торган татарстанлылар 2018 елга нәтиҗә ясадылар.

Салавыч мәдәният йортына җыелган хезмәтчәннәр җитәкче-белгечләр докладлары белән матур концерт чыгышларын да тыӊлый алдылар.

 

Концерт куеп, нәтиҗә ясарлыклары бар шул, аларныӊ. Татарстанлылар 2019 елныӊ 13 февраль көнендә район тарихында беренче булып тәүлеккә 20 тонна сөт савып алырга ирешкәннәр. Бүгенге көндә берничә хужалык җитештергән кадәр сөт бит бу! Уӊышлары булса да, чыгыш ясаучылар һәр өлкәдә җибәрелгән кимчелекләргә, җитешмәгән якларга да игътибар бирделәр. Узган елда сөт сатуныӊ бәһәсе төшүе сәбәпле хуҗалык кассасына 18 миллион сум акча   кереп җитмәгән. Ничек кенә булса да, алга бармый булмый, җитештерүне арттырмыйча керемне арттырып булмый, дип еш әйтелде чыгышларда.

Йомгаклау җыелышында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов катнашты һәм чыгыш ясады.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хисап җыелышы

2
X