Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан һәлак булган уҗымнар өчен компенсацияне якын арада алырга өметләнә

Республикада 200 мең гектар мәйданда уҗымнар һәлак булды, зыян якынча 1,5 млрд сумга бәяләнә.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанда уҗымнарның 200 мең гектар мәйданда һәлак булуын, зыянның якынча 1,5 млрд сумга бәяләнүен искәртте һәм килгән зыян өчен компенсацияне якын арада өметләнүләрен әйтте.

Министр сүзләренчә, Татарстан югалтуларны өлешчә компенсацияләү буенча нинди дә булса карар  көзгә кадәр кабул ителер дип өметләнә. Әлегә компенсациянең суммасы билгеле түгел. “Бу әлеге зыянны каплау өчен РФ Хөкүмәте тарафыннан каралган гомуми суммага бәйле", - диде Марат Әхмәтов.

Аның әйтүенчә, якланган документлар нигезендә, зыян күргән субъектларга бу сумма бүлеп биреләчәк. “Бу суммага без РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршында документларны якладык. Безнең барлык документлар да Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус комиссиясе тарафыннан кабул ителде”, - диде министр.

Зыян күрү турында документларны илнең башка төбәкләре – Башкортстан, Мордовия, Оренбург һәм Самара өлкәләре дә тәкъдим иткән.

Татарстанда көзге культуралар 561 мең га мәйданда, шул исәптән көзге бодай – 428,6 мең га, көзге арыш – 126,9 мең га, тритикале – 5,3 мең га чәчелгән.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы компенсация