Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТАССРның 100 еллыгы белән котлый

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен ТАССРның 100 еллыгы белән котлый

ТАССРның 100 еллык тарихы барышында авыл хуҗалыгы аның үсешендә зур роль уйный. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышы елларында тылда, фронтны һәм республика халкын тиешле продукция белән тәэмин итеп, Җиңүнеякынайтып кына калмыйча, үзләренең авыр, фидакарь хезмәтләре белән Татарстанның икътисадый иминлегенә ныклы нигез дә салдылар.

Һәм бүген дә авыл хуҗалыгы продукциясе – ул стратегик ресурс, ә агросәнәгать комплексы - республика үсешендәге локомотивларның берсе. Үзенең 100 еллык тарихи юлында Татарстан нинди генә кыенлыклар белән очрашмасын, авыл хуҗалыгы тармагының эше бер генә көнгә дә туктап калмады. Бу вакыт эчендә авыл хуҗалыгына бөтен көчләрен һәм күңелләрен салып эшләүче тулы бер гаилә династияләре барлыкка килде, алар, туган җиргә булган мәхәббәтне тулыландырып, аны горурлык белән буыннан-буынга тапшыралар. Һәм бу иң тирән ихтирамга лаек.

Республика үсешенә керткән зур өлешегез өчен ихлас күңелдән ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәбез! Эшегездән ямь-тәм табып эшләгез, тормышыгызда муллык-иминлек булсын, сез башкарган эшләрнең нәтиҗәсе авылларыбызны үстерүгә этәргеч бирсен!

ТАССРның 100 еллыгы белән!

 

ТР Премьер-министры урынбасары –

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры                    М.А. Җәббаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев