Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасыныӊ Хөкүмәте йортында крестьян-фермер хуҗалыклары өчен җирләрне теркәү хакында фикерләштеләр.

Кичә Татарстан Хөкүмәте йортындагы республикакүләм киңәшмәдә крестьян-фермер хуҗалыкларга җирне теркәү мәсьәләсе турында сөйләштеләр.

Киңәшмә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында барды. Безнеӊ Балтач районнында аныӊ эшендә күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, район Советы һәм башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы идарәсе җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
Бу җыелышны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, крестьян-фермер хуҗалыкларында 281 мең гектар җир бар, аларның 156 мең гектары (ягъни 55 проценты) - дәүләт җирләрен арендалау, 60 мең гектар (21 проценты) - гражданнар милкендәге җирләр, 41 мең гектар (15 процент) - өлешле җирләрне арендалау, 7 мең гектар (3 процент) - даими сроксыз файдаланудагы җирләр.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, кайбер муниципаль районнарда КФХлар ихтыяҗларына җирләрне теркәү мәсьәләсе берничә ел дәвамында хәл ителми, кайбер районнарда җирләрне арендалау бәясе кыйбат. Ул башкарма хакимият органнарын һәм районнар җитәкчелеген әлеге җитди мәсьәләгә игътибар итәргә өндәде.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, искәрткәнчә, крестьян-фермер хуҗалыклар үсеше - республика авыл хуҗалыгының әһәмиятле бурычларының берсе. Бу халыкның эш белән тәэмин ителү мәсьәләсе дә, гражданнарның матди тәэмин ителеш мәсьәләсе дә, диде ул.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы муниципаль районнар башлыкларына КФКларга җирләрне бүлеп бирү, алар бәясен билгеләү мәсьәләсен, шулай ук җирдән файдалану өчен аренда түләүләрен билгеләүне контрольда тотарга өндәде. Ул җирләрне яңадан бүлеп бирү фондын булдыруны тәкъдим итте, анда файдалануга алынмаган җир өлешләре, эшкәртелми торган сөрү җирләре һәм нәтиҗәсез файдаланыла торган җирләр керә ала.
Марат Әхмәтов шулай ук 2014 елда Татарстан буенча пай җирләрен арендага бирү бәясе уртача гектардан 508 сум тәшкил иткәнен билгеләде.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фото: http://www.mfc-chita.ru/baley/novosti/mfc-moi-dokumenty/vladenie-polzovanie-rasporyazhenie-zemelnym-uchastkom-na-zemlyah-selhoznaznacheniya_2637

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250