Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагында 130 млрд. сумнан артык акчалата керем көтелә

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тармагында 130 млрд.сумнан артык акчалата керем көтелә, 2019 елга үсеш якынча 15 млрд. сум тәшкил итәчәк. Көтелгән рентабельлек -16% дәрәҗәсендә (узган елга карата 6% үсеш).

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы үсемлекчелек тармагы турында җентекләбрәк сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, урып-җыю эшләре белән бер үк вакытта 2021 ел уңышы өчен көзге чаралар да  башкарылган.

Үсемлекләрне яклау һәм аларны яфрактан тукландыру турында сөйләгәндә, министр түбәндәге стандартлардан файдаланырга тәкъдим итте: бөртеклеләр ким дигәндә 3 мәртәбә эшкәртелергә тиеш; рапс һәм шикәр чөгендере - 4; калган культуралар - кимендә 2 мәртәбә. Республика буенча эшкәртү планы якынча 6 млн. га тәшкил итә, бүгенгә ул - 2 млн. га. Бу хәтта иң тотрыксыз елларда да өстәмә рәвештә 750 мең тоннадан артык бөртеклеләр җыеп алырга мөмкинлек бирәчәк, ә уңай шартларда – 1,5 млн.тоннага кадәр.

Аннары министр хуҗалыкларның эретмә узеллары белән тәэмин ителеше турында сөйләде. 2019-2020 елларда төрле дәрәҗәдә җиһазландырылган 200 эретмә үзелы монтажланган, алар барысы да агымдагы ел уңышы өчен эшләде. Октябрь ахырында төзелгән комплексларның гамәлдәге стандартка туры килүләре тикшерелде. Бүгенгә барлык таләпләргә җавап бирә торган 37 берәмлек бар, ноябрь ахырына тагын 81 берәмлек тиешле таләпләргә җиткереләчәк. Калган 380ен төзергә һәм аларны стандартка яраклаштырырга  кирәк булачак.

Министр иң актив районнарга мисал итеп Әтнә районын китерде. Монда 2019 елгы чәчү эшләренә беренчеләрдән булып 9 хуҗалыкта шундый комплекслар монтажланган.

“Соңгы 2 елда игенчелек буенча Минзәлә районы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, - дип билгеләп үтте Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. - Аларда да уңыш булдыруга шундый ук уңай мөнәсәбәт».

Шул ук вакытта, ул Әлмәт районында шундый бер комплекс та булмавын билгеләп үтте.

Министрлык 2021 елда «Минераль ашламалар сатып алу» статьясы буенча эретмә комплекслары булган хуҗалыклар өчен стимуллаштыручы 1,3 коэффициентын куллануны планлаштыра, дип белдерде министр, ягъни мондый хуҗалыклар үз чәчүлекләренең һәр гектарына 30%ка күбрәк акча алачаклар.

Ул шулай ук ул, язга кадәр шундый комплексларны төзеп, районнар өметләнә ала торган субсидияләр күләмнәре турында да әйтте.

 Бу үсемлекләрне яклауда акчаны янга калдырырга, уңышны, ким дигәндә, 20%ка арттырырга, шулай ук чәчүлекләргә химик (пестицид) йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

“Без 2021 елны сиптергечләрне масштаблы яңарту елы дип игълан итәбез, - диде Марат Җәббаров. - Үзйөрешле машиналарга өстенлек бирергә кирәк, чөнки аларның җитештерүчәнлеге зуррак һәм агулы химикатлар белән эшләгәндә механизаторлар өчен куркынычсызрак. Хуҗалыклар һәм холдинглар җитәкчеләреннән, үзләренең ихтыяҗларын билгеләп, сиптергечләр җитештерүчеләр белән тиешле эш алып баруларын сорыйм, чөнки яз көне аларның саны җитәрлек булмаячак”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы Марат Җәббаров