Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда барлык бозау да паспортлы булачак

Татарстанда өч ел эчендә бөтен мөгезле эре терлекне чиплаштыру төгәлләнергә тиеш, инде 200ләп бозауга паспорт ясалган.

Татарстанда өч ел эчендә бөтен мөгезле эре терлекне бердәм идентификация системасына кертергә ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин сөйләгән. Ул әлегә бу процесс бозаулардан гына башланганын әйткән.

Бүген сынау рәвешендә проект Арча, Балтач районнарында гамәлгә ашырыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов сүзләренчә, Кукмара, Әтнә районнары хуҗалыклары да электрон биркалар тагуга теләк белдергән.

«Киләчәктә республикада бөтен терлекне чиплаштыру мөмкин, ләкин бу процесс тиз генә бара алмый. Закон кергәч, уникаль номерсыз, QR-кодсыз терлекне каядыр башка җиргә күчерергә яки сатарга ярамаячак, шуңа күрә өч ел эчендә бөтен терлек идентификацияләнергә тиеш дип ниятлибез», — дигән Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин.

Аның сүзләренчә, республикада бу эш буенча «юл картасы» бар. «Әле тоткарлыклар да бар, эш гел план буенча гына бармый. Барысы да районнардан тора, теләк белдерсәләр, өйрәнелгән тәҗрибәне аларда да кабатлап була», — дип белдергән үзәк директоры.

«Киләчәктә сәүдә нокталарында ит сатып алучы да уникаль номеры, QR-код буенча терлек турында мәгълүматны белә, хайван чыннан да сәламәт булуына инана алачак», — дигән Нияз Хәлиуллин «Татар-информ»га.

Ул гади халыкка да отышлы механизмы уйланачагын әйткән. «Сөт тапшырганда, билгеле бер проблемалар бар, алдаулар да күп була, шуңа күрә сөт җыючылар, кооперативлар белән бу мәсьәләне карыйбыз», — дигән үзәк директоры.

Татарстанда инде 200ләп бозауга хайван паспорты ясалган. 2021 елның 1 сентябреннән мөгезле эре терлекнең бердәм идентификациясе буенча закон үз көченә керә. «Бүген системада 200ләп терлек бар. Әлегә бозаулар гына кертелә. Хуҗалыклар уникаль номерлы биркалар сатып ала, чиплаштыру икешәр бирка белән бара, визуаль һәм электрон бирка. Биркалар тагылгач, терлек турында бөтен мәгълүмат системага кертелә һәм паспорты барлыкка килә», — дигән Нияз Хәлиуллин.

Ике бирканың бәясе 117 сум. Республика мәгълүмат-исәпләү үзәгенә заказ биреп, белгеч 5 меңләп бирка сатып алынганын әйткән.

Фото: Салават Камалетдинов, Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт авыл хуҗалыгы бозау чиплаштыру бозау паспорты