Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда беренче тапкыр зоотехник-селекционерларның Бөтенроссия конкурсы узачак

7 июньнән 11 июньгә кадәр Татарстанда «Элита» ГПП базасында Сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 2 Бөтенроссия конкурсы узачак.

Бу хакта чараны оештыру комитетының беренче утырышында хәбәр иттеләр.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше директоры Дмитрий Бутусов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча оештырылачак: «2021 елгы Зоотехник-селекционер» конкурсы чемпионы, «Автоматлаштырылган мәгълүматлар базалары белән практик эш», «Хайваннарның нәсел кыйммәтен бәяләү», «Теоретик белемнәр», «Зоотехника хезмәте ветераны», «Булачак селекционер», «Нәсел эшен үстерүгә керткән өлеше өчен» һәм «Эшкә мәхәббәт белән» номинацияләре призерлары, шулай ук Д.А. Кисловский исемендәге күчмә кубок.

Ярышларда авыл хуҗалыгы оешмаларының һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларының зоотехник хезмәте белгечләре-төбәк конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар катнаша ала. Алдагы конкурс чемпионы бары тик судьялар коллегиясе составында гына эксперт буларак катнаша ала.

Катнашучылар үзләренең автоматлаштырылган мәгълүматлар базалары белән эшләү һәм хайваннарның нәсел кыйммәтләренә бәя бирү буенча практик күнекмәләрен күрсәтергә, шулай ук тест узарга тиеш булачак.

Катнашу өчен гаризалар 15 майга кадәр Rishat.Zaripov@tatar.ru электрон почтасы аша кабул ителә, тулырак мәгълүматны 8(843)221-77-58 телефоны буенча белергә мөмкин.

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге зоотехник селекционер