Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культураларның 60 проценттан артыгы суктырылды

Республиканың кайбер районнарында тулаем ашлык җыемы 90 мең тоннадан артып китә

(Казан, 20 август, "Татар-информ"). Татарстанда кырларында бөртекле һәм кузаклы культураларның 60 проценттан артыгы суктырылды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Урак башланганнан бирле Татарстан Республикасында бөртекле һәм кузаклы культуралар 866,2 мең га мәйданда суктырылды, бу барлык мәйданның 61 процентын тәшкил итә.

17 августка оператив белешмәләр буенча, Татарстанда узган тәүлектә 41,3 мең га мәйданда 100 мең тонналап ашлык суктырылган, уртача уңыш – 24,1 ц/га.

Иң күп мәйдан Буа районында суктырылган (37,8 мең га (70%), Чистай районында – 34,6 мең га (68%), Алексеевск районында – 31,8 мең га (67%), Тәтештә – 30,2 мең га (68%), Сарманда – 28,5 (65%), Азнакайда – 27,3 мең га (73%), Нурлатта – 27,9 мең га (89%).

Республика буенча 2329,6 мең тонна ашлык суктырылган. Шул исәптән 1025,3 мең тонна – көзге бодай, 303,5 мең тонна – көзге арыш, 113 мең тонна – сабан бодае, 717,1 мең тонна – арпа, 82,2 мең тонна – борчак, 76,5 мең тонна – солы.

Республиканың кайбер районнарында тулаем ашлык җыемы 90 мең тоннадан артып китә. Сарман районында – 99,1 мең тонна, Зәйдә – 98,7 мең тонна, Тәтештә – 94,6 мең тонна, Буада – 93,2 мең тонна, Нурлатта – 91,5 мең тонна.

Татарстан Республикасы буенча бер гнектардан уртача уңыш 26,9 центнер тәшкил итә. Уңдырышлылык буенча алдынгы районнар: Зәй районы (38 ц/га), Сарман районы (34,8 ц/га), Актаныш районы (34,6 ц/га), Нурлат районы (32,8 ц/га), Тукай районы (32,5 ц/га), Тәтеш районы (31,3 ц/га), диелгән әлеге хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/20/170010/

Баш мөхәррир фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте