Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда өч яшьтән зуррак бияләр асрауга дәүләт ярдәме кертелергә мөмкин

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында закон проекты беренче укылышта каралды.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында законга үзгәрешләр кертелә. Теплицалар төзүгә, өч яшьтән зуррак бияләр асрауга, бакчалар утыртуга ярдәм чараларын кертү күздә тотыла. Бүген Дәүләт Советының 39нчы утырышында «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында» ТР Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында сөйләштеләр.

«Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында» ТР Законына үткәрелгән мониторинг, шулай ук республика районнарында авыл хуҗалыгының эшлекле активлыгын арттыру һәм 2017 елгы конкурска йомгак ясау проблемалары буенча үткәрелгән зона семинар-киңәшмәләрнең нәтиҗәләре буенча проблемалы мәсьәләләр ачыкланды», - диде парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин.

Шул рәвешле, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә субсидияләр рәвешендә күрсәтеләчәк дәүләт ярдәме киңәйтелә.

«Шулай ук, закон проекты нигезендә, авыл җирлегендә яшәүче халыкның мәшгульлеген арттыруга һәм матди хәлен яхшыртуга, азык-төлек базарын тотрыкландыруга юнәлдерелгән. Бу закон проекты буенча уңай бәяләмәләр бар, шул исәптән Татарстан Президентының уңай бәяләмәсе алынган», - диде Ринат Гайзатуллин.

Ул июнь азагында Законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе утырышы узачагын, анда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме мәсьәләләре күтәреләчәген әйтте.

Закон проектын беренче укылышта кабул ителде.

 

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия акчасы