Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда мал табибларына кытлык булган районнар мәгълүм — исемлек

Республикага 177 мал табибы һәм 100 ветеринар фельдшер кирәк.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан районнарында мал табиблары җитми. Бу хакта кичә коллегия утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе - Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәләне чишү максатыннан, Татарстанда ветеринария кече хезмәткәрләре әзерли торган курслар оештырылган. Шуның нәтиҗәсендә, 153 кеше ветеринария кече хезмәткәре таныклыгы алган. 2017 елда якынча 300 ләп белгеч өчен шундый курслар оештырылыр дип планлаштырыла.
Шулай булуга да карамастан, Татарстанда 177 мал табибы һәм 100 ветеринар фельдшер кирәк.
Кама Тамагы һәм Чирмешән районнарында кытлык 29 процент, Спаста 26 процент, Балык Бистәсендә 43 процент, Апаста 51 процент, Мөслимдә һәм Лаешта 56 процент белгечләр җитмәве мәгълүм.
"Бу районнарда хуҗалык җитәкчеләренең менталитетын үзгәртергә кирәк. Чөнки яшь белгечләр өчен әлеге районнарда бернинди дә шартлар тудырылмаган",- ди Алмаз Хисаметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250