Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Татарстан»лылар беренче тапкыр 30 мең килограмм сөт савуга иреште

Районда сөтчелек продукциясен җитештерүне арттыру йөзеннән 2021 елда хуҗалыклар арасында ярыш игълан ителгән иде.

Аның шартлары буенча беренче тапкыр тәүлеккә 25 мең килограмм сөт савуга ирешкән «Татарстан» хуҗалыгына Мактау таныклыгы һәм шул тармакта эшләүчеләрне кызыксындыру өчен 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин мондый бүләккә лаек булучылар саны артыр дияргә ныклы нигез бар, дип белдерде.

Шушы көннәрдә «Татарстан» хужалыгы беренче тапкыр тәүлеккә 30 мең килограмм сөт савуга иреште һәм янәдән бүләкләргә лаек булды.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан сөт җитештерү «Татарстан» хуҗалыгы