Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның Тукай районы авыл җирлегендә котыру чире буенча карантин кертелде

Авыру чыганагы Бәтке авылында билгеләнгән.

Татарстанда Тукай муниципаль районының бер авыл җирлегендә терлекләр котыру авыруы буенча карантин кертелде. Тиешле указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Эпизоотик чыганак һәм имин булмаган пункт территорияләрендә терлекләр котыру авырулы булганга, чикләү чаралары (карантин) билгеләргә», — диелә документта.

Авыру чыганагы Бәтке авыл җирлегенең Бәтке авылында Заречная урамындагы 15Б йорт адресы буенча билгеләнгән. Указ нигезендә, биредә авыру хайваннарны дәвалау, шулай ук аларны күчерү һәм аеру, алып кайту һәм озату тыела. Озату алдыннан 179 көн эчендә котыру авыруына каршы вакцина ясалган хайваннар искәрмә булып тора. Шулай ук территориягә, җитештерү операцияләрен башкаручы персоналдан, дәүләт ветеринария хезмәте хезмәткәрләреннән тыш, чит кешеләргә керергә ярамый.

Бәтке авыл җирлеге территориясе имин булмаган урын дип табылды. Биредә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү, авыру йоктыру мөмкин булган хайваннарны чыгару һәм кыргый хайваннарны зоопаркларга аулау тыела.

Карантин авыруда шикләнелгән соңгы хайванны суеп 60 календарь көн үткәннән соң һәм соңгы авыру хайван үләксәсе юк ителгәннән соң гамәлдән чыгарылачак. Бу территориядә котыру авыруын бетерү буенча чаралар планын ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе эшләргә тиеш.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карантин котыру чире