Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тәүге вымпел ияләре

Басуларда урак өсте. Иртән кичкә кадәр техника гөрелтесе тынмый.

Эшләр гөрләп бара. Игенчеләребез уңышның муллыгына, көннәрнең дә аяз торуына куана-куана алтын бөртекләрне ындырларга озата. Урып-җыю эшләрендә җитештерүчәнлекне арттыру, тиз һәм сыйфатлы эшләүне тәэмин итү, өстәмә матди стимул булдыру максатыннан, район башлыгы призына быел да махсус ярыш оештырылды. Ярыш шартларында күрсәтелгәнчә, һәр атнада иң күп ашлык суктырып алган комбайнчыга премия һәм «2022 елның иң яхшы комбайнчысы» дигән вымпел тапшырыла.Әлеге урып-җыю кампаниясенең беренче атнасының җиңүчеләре инде мәгълүм, бу атнада аларны Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин урыннарга барып котлады. Елның-елында зур уңышларга ирешкән «Бөрбаш» җәмгыятеннән Алмаз Корбангалиев (өстәге рәсемдә), «Активист» хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Виктор Федоров (сулда), «Кызыл юл»дан Рәфыйк Галеев быелгы уракта да беренче җиңүчеләр булдылар, аларга районыбыз башлыгы вымпел белән акчалата бүләк тапшырды. Югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар «Кызыл юл» хуҗалыгыннан Айдар Гайфетдиновка, Илдар Зыятдиновка, «Якты юл» җәмгыятеннән Рифат Бариевка, «Бөрбаш» җәмгыятеннән Илшат Нотфуллинга сертификатлар бирелде. Хезмәтеңнең ямен-тәмен күреп яшә, тырыш игенче!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте вымпел иң яхшы комбайнчысы