Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тәбрис Галимуллин: "Кар суы тотуга кайттык" (+ фоторепортаж)

Инде районыбызда берничә ел күзәтелмәгән хәлгә яңадан кайттык.

Моны читтән генә күзәтеп йөрдем йөрүен, тик ни өчен эшләнүен тәгаен белмәдем. Ләкин өйрәнер өчен беркайчан да соң түгел. Авыл хуҗалыгы шундый өлкә инде ул, анда булганны камилләштереп һәм шул ук вакытта яңалыктан курыкмасаң гына эшләп була.
- Мин "Маяк"та 1979 елдан бирле агроном булып эшлим. Ул вакытларда 2 шәр мең гектарда кар сулары тотыла иде. Ә соңгы елларда бу эштән читкә тайпылдык. Һәм менә быел яңадан башкарып карарга, файдасын күзәтергә булдык. Моңа тотынуыбызның төп сәбәбе хәзер җирләрнең сукаланмыйча, бары тирәнәйтелүе генә, - ди Тәбрис абый Галимуллин.

Быел районыбызның хәйран хуҗалыклары басуларында кар тоту эшен башкарды, «Маяк»лылар исә 200 гектар җирдә әлеге онытыла барган ысулны кулланып, биредә кукуруз һәм борчак икмәкче. Файдасыннан ары зыяны булмас инде аның әлбәттә, ләкин шулай да әлеге темага вакыты җиткәч янә бер әйләнеп кайтырбыз әле.
Тәбрис абый да бу җирләрдә игеннәрнең тишелешен, үсешен, уңышын күзәтеп, тәҗрибәсе белән бүлешер һәм нәтиҗәне дә шулчак ясап булыр дип өметләнеп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев