“Техникалар ярдәмгә килә” (фото)
Татарстанлылар быел да элекке традицияләренә тугры калды: терлек азыгы хәзерләүгә беренчеләрдән булып чыктылар һәм явымлы көннәрдә дә оешкан төстә эшли алдылар. Бүген дә иң күп сенаж салучыларның берсе алар, печән рулоннарының да саны көнләп, сәгатьләп арта.
- Бездә барлыгы 1000 гектар күпьеллык үлән басулары бар. Шуның 200 гектарындагы люцерна сенажга салынды инде (мәгълүматлар 28 июньгә). Уңышы сөбханалла дия торган. Калганы да бик өметле күренә, - дип дәвам итә баш агроном Алмаз Шиһапов. - Берьеллык үлән басуларына да июнь аендагы җылы яңгырлар бик килеште, алардан да зур уңыш көтәбез. Бүгенгә 40 гектарда костер җыеп алынды, тагын шуның кадәре чабылган. Печән туплау бик яхшы темп алган иде инде, кызганычка, соңгы көннәрдәге көчле яңгырлар эшне туктатты. Быелгы һава шартларында люцернаны төргәкләү (фәнни атамасы - төргәкле сенаж) белән эшләвебез дә бик зур плюс булды. Бердән, дымлылык 65-70 процент булганда ук эшләргә ярый, икенчедән, бозаулар өчен бик әйбәт азык бу.
Бүген "Татарстан" басуларында өч чапкычта Фәнил Хамматов, Радим Иванов, Ринат Хөснетдинов, әйләндерү һәм җыюда Рафил Каюмов, Дима (рәсемдә) Ивановлар тулы бер конвейер булып эшли, сенаж салучылар звеносында исә Рифат Сабиров, Наил Вәлиевлар алты «КамАЗ» машинасын яшел масса белән тутырып кына тора. Төргәкле сенаж хәзерләүдә Фәнил Миннемуллин, Илсур Гарифуллиннар хезмәт куя. Барысы да тәҗрибәле, тырыш егетләр. Рәисләре әйткәндәй, мөмкинлеге дә булса... Әле бит хуҗалыкның өстәмә резервы - техникасы да, кадрлары да бар. Кояшлы көннәр генә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев