Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Техниканы кырлар көтә ...төзекме алар? (фото)

Күмәк хуҗалыклар, җире шәхси милектә булган авыл кешесе, бары да түземсезләнеп, борчылып язгы чәчүне көтә. «Язныӊ бер көне ел туйдыра» дигән халык әйтеме бу чорныӊ нинди җаваплы икәнлеген чагылдыра. Чәчү вакытын кыска, тиешле срокларда уздыру өчен техниканыӊ төзеклеге, аларныӊ куелган таләпләргә җавап бирүе һәм тиешле кадрлар белән тәэмин ителүе зур...

Районыбызда тракторчылар һәм комбайнчыларга, гомумән, техникага кагылышы булган һәрбер кешегә яхшы таныш, 19 ел шушы эшне алып баручы Балтач районы буенча «Го-стехнадзор» оешмасыныӊ бүлек җитәкчесе - Дәүләт баш инженер - инспекторы Рифкәт Фәхретдинов белән чәчү кампаниясе алдыннан зур игътибар сораган техник карауга кагылышлы мәсьәләргә тукталдык:

- Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ 1013нче карары нигезендә (2013 елдагы үзгәрешләр белән), барлык төр транспорт, шул исәптән тракторлар, аларга тагу җайланмалары, комбайннар, басуларда терлек азыгы әзерләү белән шөгыльләнүче барлык техника ел саен техник карау узып, тиешле рәсми кәгазь алырга тиеш. Техник карау үткәрелмичә, трактор яисә башка төрле транспорт эшкә тартыла икән, бу очракта тракторчыдан башлап, механик, гараж мөдире, баш инженер һәм хуҗалык җитәкчесенә карата катгый чаралар күрелә.

Районда күмәк хуҗалыкларда - 610, шәхси кулланышта 630 трактор бар. Боларныӊ һәрберсе техник карау узарга тиеш. Шушыннан чыгып, ел саен график нигезендә, язгы чорда хуҗалыкларда техник карауны оештырабыз. Бу хуҗалык өчен дә, аныӊ җитәкчесе, белгечләр һәм механизаторлар өчен җаваплы чор. Техник карау үткәрү безгә дә зур җаваплылык өсти. Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә, агымдагы елда күмәк хуҗалыкларда 1 апрельгә авыл хужалыгы техникасы ремонтланып, 20 апрельгә техник карау узып бетәргә тиеш. Шушыннан чыгып районда авыл хуҗалыгы техника-сына техник карау үткәрү буенча график расланды. Менә шуныӊ беренчесе, күрсәтмә рәвешендә 10 март көнне «Игенче» күмәк хуҗалыгы базасында үткәрелде. 64 техниканыӊ бары 5се генә капиталь ремонтта булу сәбәпле, бу карауга тәкъдим ителмәде, калган 59ы тагылмалы арбалары белән техник карауны уӊышлы уздылар. Хуҗалыкныӊ баш инженеры Раил Сәгъдиев, яшь белгеч буларак, бу «чирканчыкны» уӊышлы узды. Һәрбер трактор, тагылма арбалар буялган, төзәтелгән, барлык утлары яна, ягъни нинди таләпләр куелган, болар барысы да үтәлгән. Районнан килгән баш белгечләр техник карауны югары дәрәҗәдә оештырылган, дип уӊай бәя куйдылар.

Шәхси хуҗалыкларда техник карау, гадәттә, 10 майдан соӊ башлана. Районыбызныӊ оешма-предприятиеләре техникаларын тикшерү-карау бу срокка кадәр инде башкарылган була. Җирлекләрдә билгеләнгән вакытта, шәхси хуҗалыкларга хәбәр ителеп, бу эшне елдагыча уӊышлы башкарырбыз, дип уйлыйм.

Әлбәттә, техник карау бушка була алмый. Моныӊ өчен һәр техникага 400 сум акча түләү сорала, яӊадан техника санына карап, шәхси хуҗалыкларга 209 сумга кадәр, күмәк хуҗалыкларда һәрбер техника саен 80 сум өстәмә түләү каралган. Без бүген кул куеп, мөһер басып, бу техника төзек, дип рәсми язу бирәбез икән, нинди генә тикшерү булмасын, ул расланырга тиеш.

Гомумән, районыбызда язгы чәчүне уӊышлы итеп үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр бар, дип саныйм. Тракторларныӊ барлык төрләрен эшкә «җигәр» өчен тәҗрибәле механизаторларыбыз җитәрлек, техника әкренләп булса да, яӊарып тора, менә техник карауны да уӊышлы үткәрсәк, ул да язгы хәзерлеккә зур ярдәм булачак. Район хуҗалыклары инженер-техник хезмәткәрләр белән тулысынча тәэмин ителгән, тәҗрибәле баш инженерлар янәшәсендә «Бөрбаш», «Игенче», «Алга», «Борнак», Тукай исемендәге хуҗалыкларда тәүге хезмәт юлларын башлаган яшь белгечләр дә сынатмаслар, дип уйлыйм.
Уӊышлар сезгә!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250