Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Техника булса, якын килмәс идем”... – ди читләр өчен дә үз кешегә әйләнгән Илфак Фәләхетдинов

Әллә ничә төрле хисап алып бару өстенә, “Борнак” хуҗалыгында әллә ничә төрле график белән дә терлекләрнең буазлыгы, каплату срогы, тагын әллә ничә төрле мәгълүмат алып барыла һәм алар көндәлек рәискә тапшырыла икән.

Шундый кешеләр була: бер-ике күрүдә инде син аны күптән беләсең кебек тоела. Борнак егете Илфак белән дә шулай булды. Авылдашым Марат бик мактагач, сыерыбыз авырганда, киңәш сорап, бер шалтыраткан идем, шуннан бирле шактый борчырга туры килде инде үзен... Көннең, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә телефонын аласына, төпле киңәш бирәсенә ышанып шалтыратасың аңа. Телефон аша гына хәл итеп булмаса, ул сиңа вакытын әйтә, минутын да кичектермичә килеп җитә... Әле икенче көнне иртүк, онытмыйча шалтыратып, терлегеңнең хәлен дә сорый... Конкрет һәм бик җаваплы булуы белән дә ышанычлы, уңайлы кеше ул. Терлек янына килеп басуга, аның кәефен аңлап ала, кайда колагына, кайда танавына карап, инде беренче диагнозын куя Илфак. Хәтерлим әле, беренче тапкыр килгәндә мин: “Сыерыбыз бераз холыксызрак, чамалап керегез”, – дип кисәтергә ашыктым. Ул исә: “Борчылмагыз, техника булса, мин аның янына якын да килмәс идем, чөнки техниканы белмим”, – дип, авыз эченнән җыр көйләп, кереп тә китте. Гаҗәп, әмма хак: көйсез терлекләрнең дә “көен” таба белә ул. Ә бит без шәп мал табибы дип йөргән Илфак районда иң оста ясалма орлыкландыру технигы бит!

Әйе, һөнәре буенча мал табибы түгел ул. Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган зоотехник. Диплом алып кайткан егеткә “Яңа тормыш” хуҗалыгының ул чактагы рәисе Равил Закиров: “Бездә шушы эш кенә бар. Теләсәң – эшлә, теләмәсәң...” – ди. Озак уйланмый Илфак, тәвәккәлләп, ветеринар булып эшли башлый. “Теоретик белемем булмаса да, техникумда безгә барысын да азлап-азлап кына өйрәткәннәр иде, бәхетемә, миңа бик тә белемле, тәҗрибәле, чын мәгънәсендә остаз булырлык Фәрит абый Шакиров янәшәсендә эшләргә туры килде. Ул миңа барысын да аңлатты, өйрәтте, мин аңа бик рәхмәтле”, – ди ул бүген. Берничә елдан Илфакка тагын тәвәккәлләргә туры килә. 2003 елда ул чактагы рәис Фәрит абый Җамалиев Борнакка чакыра да ясалма орлыкландыру технигы булып эшләргә тәкъдим итте. Бер-ике сәгатьлек белем күтәрү курсларында укый да, эшкә керешә ул. Малларны бик яратуы, кызыксынучан булуы, техникумда алган белемнәре, ветеринария табибы буларак алган практик күнекмәләре... – барысы да бу эшендә нәтиҗәле эшләүгә этәргеч була да инде.

Анда да яратып эшли ул. Шуңа күрә нәтиҗәсе озак көттерми. Берничә елда инде ул районда күпләргә тәҗрибә бирерлек оста белгечкә әйләнә. 2016 елда районда беренче, ике елдан өченче урын ала. Район буенча үз һөнәре алдынгысы булып та таныла, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының мактау таныклыгы белән бүләкләнә.

Сер түгел: маллар арасында төрледән-төрле чирләр арту мал табибларына эшне катлауландырса, соңгы елларда сыерларны буазландыру шулай ук иң зур проблемаларның берсенә әйләнде. Кайсы гына хуҗалыкка еллык хисап җыелышларына барсаң да, сыерларның кысыр калуы сәбәпле, алынмый калган сөтләр турында зур бер резерв итеп сөйләшәләр. “Борнак” хуҗалыгы җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов бу яктан Илфак эшеннән канәгать. “Бик тырышып, булсынга эшләүче бегечләребезнең берсе. Нәтиҗәләре дә күз тимәсен диярлек”.

Илфак белән әлеге проблема, аның сәбәпләре турында сөйләшәбез. “Бездә дә бар инде ул. Сәбәпләре төрле. Дөрес, терлек азыгы бик әйбәт, сыйфатлы. Бу яктан проблема юк. Төп сәбәп: хәзер барлык хуҗалыкларда да сөт алуга күп игътибар бирелә, сыер малы бөтен энергиясен сөткә бирә, шул сәбәпле, организмы көчсезләнә. Әнә бит, таналарны каплатуда да, буазландыруда да проблема юк, алардан бозау да күп алына, тана күп керү хисабына күрсәткечләр дә яхшыра. Тагын бер сәбәп: бозаулаган терлекнең “чүбен” нормаль салуында. Мондый проблема бар икән, бу да буазлануга тискәре йогынты ясый. Гинекологик авырулар да, генетика дигән әйбер дә үзен сиздерә”, – ди ул.

Күрсәткечләр яхшы булсын өчен, һәр терлек бездәге кебек контрольдә, күзәтүдә булырга тиеш, дип саный Илфак. Әллә ничә төрле хисап алып бару өстенә, “Борнак” хуҗалыгында әллә ничә төрле график белән дә терлекләрнең буазлыгы, каплату срогы, тагын әллә ничә төрле мәгълүмат алып барыла һәм алар көндәлек рәискә тапшырыла икән. Ферма буенча дежур белгеч һәр көнне иртән ферманы әйләнеп чыга, гомуми төркемнән “үгез сораган”нарны, бозаулату бүлегеннән бозаулаганнарны исәпкә ала. Сәгать биштә инде бөтен мәгълүматны шалтыратып, рәискә әйтә. Бу хакта сүз чыккач Рәфкать: “Дөрестән дә, һәр көнне шалтыраталар. Миңа будильник та кирәк түгел”, – дип шаярта.

Илфак өстәлендә дә бозауларга тиешле сыерлар исемлеге нәкъ каршысында тора, әле бер исемлек тудыру бүлегенә китә, төзелгән якынча график терлекчеләргә контрольләү өчен дә уңайлы икән. Аннан инде, көннәрен санап, каплату чорын исәптә тоталар. “Менә шушындый ел әйләнәсе контроль булмаганда бозау алам димә”, – ди Илфак. Эш өстәле, эш бүлмәсе турында сүз чыккан икән, андагы чисталык-матурлык турында әйтми калу ярамас. Абзарга тоташкан бер бүлмә димәссең: стенасында картинасы да, тәрәзә төбендә матур чәчәкләре дә бар, идәненә келәмгә кадәр җәелгән... Матурлыкка омтылган кеше буларак, чәчәкләр ярата Илфак: “Быел гына утыздан артык роза утырттым. Чәчәкләр арасыннан бер йөреп керсәм, су сипсәң, җанга шулкадәр рәхәт була”...

Гаиләсенә дә ныклы терәк-таяныч ул. Тормыш иптәше Раушания белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, олы кызлары Ләйсән РКБда шәфкать туташы булып эшли, Сөмбел белән Гадел мәктәптә укый. Бар яктан белемле, теләсә нинди ситуациядә югалып калмыйча, акыллы киңәш бирергә сәләтле Илфак янәшәсендә гаиләсе дә ышанычлы калкан артында кебектер. “Аның белән бер сөйләшсәң дә, ничектер күңелгә җиңел булып кала. Без аның белән гел сөйләшеп, хәбәрләшеп торабыз”, – дигән авылдашларны да, күрше Салавычта яшәүчеләрне дә беләм. Әйтәм бит, читләр өчен дә чит түгел, үз кеше ул.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр Авыл тормышы