Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Техниканың төзеклеген тикшерү “Арбор”дан башланды (+ бик күп фото)

Районыбызда язгы кыр эшләренә әзерлек тулы көченә бара. Ләкин аңарчы мөһим эшләрнең берсе – авыл хуҗалыгы техникаларына техник күзәтү уздыру чараларын үткәрәсе бар. Ул безнең районда бүген, ягъни 18 март көнне “Арбор” җәмгыятеннән башланып китте. Арборлылардан соң чират “Алга”лыларга биреләчәк.

Машина-тракторларга техник күзәтүләр үткәрүгә хуҗалыклар алдан ук әзерләнә башлыйлар. Әлеге күзәтүгә кадәр механизаторлар техникаларын ремонтлыйлар, сүтәләр, җыялар, юалар, буйыйлар... гомумән, тикшерүгә ялт итеп чыгарып бастыралар. Тезелеп киткән техникаларның төзеклеген бәяләгән вакытта техник торышы да, коллективларда хезмәт сакланышы да карала һәм бәяләнә. Кайсы хуҗалыкның техникалары бик яхшы халәттә, ә кайсын язгы кыр эшләренә чыгарырлык түгеллеген без дә күзәтеп барырбыз.
Бүгенгесенә килгәндә, “Арбор” җәмгыяте елдагыча әлеге чарага бик әйбәт әзерләнгән, алдагы елларда куйган планканы төшермәгән. Аларда барлыгы 20 трактор һәм 8 прицеп бар. Механизаторлар әлеге мөһим эшкә җаваплы караган, - дип хәбәр итте әлеге эшләргә төп җаваплы кеше, ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең район буенча бүлек башлыгы Марат Габдрахманов.

“Хезмәт” газетасы журналисты Зәлия Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев